16+

«Салават әйтсә – бер генә әйтә»

«Салават» җыр театры дәресләрен үткән башкаручылар эстрадага якты, кабатланмас җырчылар булып керә.

«Салават әйтсә – бер генә әйтә»

«Салават» җыр театры дәресләрен үткән башкаручылар эстрадага якты, кабатланмас җырчылар булып керә.

Бүген Ришат Фазлыйәхмәтов, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Алсу Фаракшинаны белмәгән кеше юк. Һәркайсы үз юлы белән китте. Ә Салават Фәтхетдинов яшь йолдызлар кабызуын дәвам итә. Шуларның берсе - Балык Бистәсе егете Рәзил Исмәгыйлев.

- Рәзил, соңгы елда нинди уңышларың бар?
- Быел мин, Казан дәү­ләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, кулыма диплом алдым. Ул диплом миңа хезмәт итәр, сандыкта ятмас, дип өметләнәм. Соңгы вакытта катнашкан бәйгеләрем белән мактана алмыйм. Иҗат итүнең бик авыр хезмәт икәнен аңладым. Алла теләсә, алга барырбыз, үрләр яуларбыз дип өметләнәм. Җырчылар күп, бер төшеп калсаң, синең кемлегеңне дә искә алмаслар.

- Татар эстрадасында үз урыныңны нинди юнәлештә күз алдыңа китерәсең?
- Мин халык җырларын башкарырга яратам. Халыкчан, классик җырчы буласым килә. Шул ук вакытта эстраданы да читкә куясым килми. Икесен дә бергә алып бара алсам, бик тә яхшы булыр иде.

- Салават коллективында эшләвең хакында да сөйләп кит әле.
- Коллектив бик яхшы, бердәм, күбесенчә гел егетләрдән генә тора. Өченче курсны тәмамлаганда, мин бер ай Салават Зәкиевич белән эшләдем. Шуннан соң ул миңа үзе шалтыратып, аның белән яңа сезонга чыгарга чакырды. Ул әйтсә бер генә әйтә, мин шул мизгелдә аның студиясенә ашыктым. Укытучым белән халык җырын сайладык. Ул миңа: «Җырчы башта баянга җырларга, тавышын күрсәтергә тиеш», - диде. Шулай итеп мин, «Таң атканда» дигән җыр белән, «Салават» җыр театрында беренче чыгышымны башлап җибәрдем. Әлбәттә, Татарстанның атказанган артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Фирзәр Мортазин, Ядкәр Хәбибуллин белән эшләү минем өчен бик зур дәрәҗә.

- Салават коллективында эшләү сиңа нинди тәҗрибә бирде?
- Яшермим, Салават Зәкиевичның коллективында эшләү җиңел түгел. «Салават» театры - минем шәхси армиям. Күп кеше: «Салават мәктәбен үтсәң, тормышта бер авырлык та куркыныч түгел», - ди. Бу сүзләр белән килешәм. Ул безне җырларга, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга өйрәтте. Чыгыш ясарга ояла идем, остазымның үгет-нәсыйхәтләре файдага китте.

- Гастрольләр графигына ияләшеп буламы?
- Ияләнергә туры килә инде, ул бит үзебез сайлаган язмыш.

- Әле шәхси гас­троль­ләр турында уйланмыйсыңмы?
- Хыялымда бар! Ул хыялны, һичшиксез, тормышка ашырырмын. Һәр әйбернең үз вакыты. Әлегә җырлар яздырам. «Кайда син?», «Эх, син яшьлек», «Икәү бергә», «Укмасым» дигән җырларым бар. Әле яздырып бетермәгәннәре шактый. Бер диск тутырырга исәп. Элек халык баянга башкарган җырларны ярата иде, хәзер заманча оранжировкадагы җырларны күбрәк сорый. Репертуар - җырчының көзгесе. Аны табу, булдыру өчен күп тырышырга кирәк.

- Ике ел Салават белән җырлап, син дә борын белән сөйләшә башладың бугай?..
- Бардыр... Алма алмагачыннан ерак төшми инде ул (көлә).

Фото: fayda.tatshop.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading