16+

Шагыйрь Мөдәрис Шакиров: "Зөфәр "Миләшләрем" җырын миннән сорамыйча саткан"

“Миләшләрем” җырының сүзләре авторы Мөдәрис Шакиров җыр аркасында барлыкка килгән низагка карата фикерен белдерде. Лэйнаның Дилә Нигъмәтуллинаны әлеге җырны башкарганы өчен судка бирүе турында язган идек. 

Шагыйрь Мөдәрис Шакиров: "Зөфәр "Миләшләрем" җырын миннән сорамыйча саткан"

“Миләшләрем” җырының сүзләре авторы Мөдәрис Шакиров җыр аркасында барлыкка килгән низагка карата фикерен белдерде. Лэйнаның Дилә Нигъмәтуллинаны әлеге җырны башкарганы өчен судка бирүе турында язган идек. 

“Мин, "Миләшләрем" җырының сүзләре авторы Мөдәрис Шакиров, җырны судлашып бүлә башлаганнарына шаккаттым. Дистә еллар җырланган җыр аркасында дәгъвалар башланды. Зөфәр “права”ны саткан миннән сорамыйча. Ул җырдан мин акча алмадым, шатлана идем генә җырлаганда. Болай булса, мин дә судка бирергә булдырам. Башта Зөфәрдән башлый алам. Акылыгызга килегез, җырчылар. Кем тели, шул җырласын, халыкка гына ошасын. Ихтирам белән барыгызга да”, - дип мөрәҗәгать иткән Мөдәрис Шакиров инстаграмда.

Бу хакта төрле фикерләр язганнар: “Ашарга пешергән чакта җырларга да куркыныч. Ачык тәрәзәдән ишетеп, судка бирүләре ихтимал”, “Акыллы, дөрес фикер йөртә торган, акчага табынмаган кеше икәнсез. Зөфәрнең сатарга хокукы бармы? Аның да акча дип күзе томаланган икән. Җырчыларга бөтенләй хөрмәт бетеп бара”, “Бу җырны Зөфәр акчага саткандыр бит? Яртысын җырның сүзләрен язучыга бирсен”, “Акчаны чын авторына бирергә кирәк” һ.б.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сон, тугел бит эле Модэрис абый сора Зофэр Абыйдан. Бик куп жыелган булырга тиеш.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Менэ гел шул зофэр ага бутыйда кебек шикелле тоела. Сэхнэдэ жырлау эз, э болай судлаштырып эзме купме ота , яшэргэ кирэк бит.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Моны укыдык инде. Зөфәр Хәйретдинов җырны автордан башка сата, бәлки көен генә сатырга хаклыдыр?! Мөдәрис Шакиров композитор дан башка гына: "бөтен кеше җырласын" дип яза. Шигырь итеп сөйләсеннәр дисә бер хәл.

        Мөһим

        loading