16+

«Шәһри Казан» гади генә бер кыздан эстрада йолдызы ясарга алынды (ВИДЕО)

Бүгеннән без яңа проект башлап җибәрәбез: Яңа елга кадәр «Шәһри Казан» җырчы булырга теләгән Альбина Әбдрәшитова иҗатын күзәтеп барачак. Проектны «Шәһри Казан» Рөстәм Сәрвәров җитәкчелегендәге «Аксу» студиясе белән тормышка ашыра, Альбинаның продюсеры - Илфак Шиһапов. «Йолдыз»лыкка кандидатураларга таләпләребез бик йомшак иде: ул гади гаиләдән, авыл кызы булырга тиеш, музыкаль белеме...

«Шәһри Казан» гади генә бер кыздан эстрада йолдызы ясарга алынды (ВИДЕО)

Бүгеннән без яңа проект башлап җибәрәбез: Яңа елга кадәр «Шәһри Казан» җырчы булырга теләгән Альбина Әбдрәшитова иҗатын күзәтеп барачак. Проектны «Шәһри Казан» Рөстәм Сәрвәров җитәкчелегендәге «Аксу» студиясе белән тормышка ашыра, Альбинаның продюсеры - Илфак Шиһапов. «Йолдыз»лыкка кандидатураларга таләпләребез бик йомшак иде: ул гади гаиләдән, авыл кызы булырга тиеш, музыкаль белеме...

Бүгеннән без яңа проект башлап җибәрәбез: Яңа елга кадәр «Шәһри Казан» җырчы булырга теләгән Альбина Әбдрәшитова иҗатын күзәтеп барачак. Проектны «Шәһри Казан» Рөстәм Сәрвәров җитәкчелегендәге «Аксу» студиясе белән тормышка ашыра, Альбинаның продюсеры - Илфак Шиһапов.
«Йолдыз»лыкка кандидатураларга таләпләребез бик йомшак иде: ул гади гаиләдән, авыл кызы булырга тиеш, музыкаль белеме булу хуплана, татарча камил белүе шарт. Проект зур акчаларга корылмаган, кеше үзе эшләп танылырга тиеш.
Альбина Әбдрәшитова Башкортстанның Федоровка районы Әтәч авылында туып-үскән, 11 яшендә җырлыйсым килә, дип, әти-әнисен тинтерәтеп, Уфадагы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге гимназиягә укырга кергән һәм виолончельдә уйнау серләренә өйрәнгән. Әлбәттә, аңа кадәр үк авылдагы бөтен тамашаларда катнашу, микрофонга җырлаган тавыш чыксын өчен, «стенка» эченә башны тыгып җырлаулар, зур сәхнәгә чыгарга хыялланулар да булган...
- Гимназиядә күбрәк инструментларга игътибар иттем, җырлауны бик кайгыртмадым, - ди Альбина. - 10 нчы сыйныфта Казан музыка көллиятенә кереп карарга булдым. Казанга әни белән бардык, «Татар халык жыры» бүлегенә укырга кердем. Җырларга шунда өйрәндем. Хәзер IV курсны тәмамлыйм. Вокал укытучым - Эльвира Хәбибуллина, фольклор укытучысы - Мәсгут абый Имашев. «Әтиемә» дигән беренче «үз» җырымның көен дә Мәсгут абый язды. Буш вакытта гитарада уйныйм, театрларга, операларга йөрим. Классиканы да яратам, төрекмән, төрек, үзбәк җырларын да тыңлыйм.
Без нәрсәне күзәтәчәкбез? Альбина шушы көннәрдә генә продюсеры бе­лән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Менә бу мизгелнең видеосы:

Финанс керемнәре һәм чыгымнары турында отчет алып барылачак, Яңа елга кадәр аның альбомлык җырлары тупланып, ул «Аксу» студиясендә дөнья күрергә, аннары үзенең концертлары башланырга тиеш. Ике атнага бер газета битләрендә аның яңалыклары бирелеп барачак. Видеоязмаларны исә shahrikazan.com сайтыннан карый алачаксыз.
Альбина күбрәк моңлы җырларны үз итә. Тавышы үзенчәлекле, диапозоны киң. Шуңа беренче яздырылган җырлар да «Җидегән чишмә» һәм «Олы юлның тузаны» булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading