16+

«Татар радиосы»: 15 елга – 5000 җыр, яки Гөлназ Сәфәрова сәхнәдә ник елаган? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Татар радиосы» үзенең 15 яшьлек туган көнен «Пирамида» күңел ачу комплексында зур концерт белән уздырды.

«Татар радиосы»: 15 елга – 5000 җыр, яки Гөлназ Сәфәрова сәхнәдә ник елаган? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Татар радиосы» үзенең 15 яшьлек туган көнен «Пирамида» күңел ачу комплексында зур концерт белән уздырды.

1100 кеше сыйдырышлы залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамашачыны 15 елның иң матур хитлары белән тере тавыш һәм җанлы музыкага татар эстрадасының иң танылган җырчылары сөендерде.



Кичәне алып баручылар - нәкъ менә «Татар радиосы» ярдәмендә танылган, үз тамашачысын тапкан Айваз Садыров белән Гөлназ Сәфәрова. Гадәттәгечә бер-берсен чеметеп, җырчыларның шәхси тормышының ачылмаган ишекләрен ачып, тамашаны тагын да җанлырак итте алар. Алга китеп булса да әйтеп куйыйк: бу көнне Гөлназ Сәфәровага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Гөлназ исә дулкынланудан сәхнәдә елап ук җибәрде.



Сәхнә бик гади генә, әмма зәвык белән, тавыш аппаратының динамигы рәвешендә бизәлгән иде. Ике якта «Барс-медиа» уен кораллары оркестры урнашкан. Радик Юльякшинның чәчен сары, кызыл, зәңгәр төскә буятуыннан тыш, сәхнәдә гайре табигый образлар тудырган җырчылар күренмәде. Иң мөһиме - концерт эчкерсезлек һәм тамашачы белән артист арасындагы ышаныч, җылылыкка корылган иде. Ни дисәң дә, тере тавыш, җанлы концерт бит...



Бәйрәм кичәсе Венера Ганиеваның легендар «Зәңгәр томан» җыры белән башланып китте. Җыр­ның хит булуына нәрсә сәбәпче була ала соң? Алып баручылар Ришат Фазлыйәхмәтовның, җырларын шлягер итәр өчен, сихерчегә барганын ачыклаган. Сәхнә артында җырчылар әлеге им-томчының телефонын сорап Ришатны тинтерәткәннәр дә, имеш. Әлбәттә, бу бары шаярту гына. Татар эстрадасының йөзек кашы - Хәмдүнә апа Тимергалиева ничә ел җыр багышлаган Галине эзләгән кебек үк. Алып баручылар шулай шаяртты, ә кайбер җырчылар елатты да...



Вакытсыз арабыздан китсә дә, күпләргә таныш булган «Туган як» җырын хитка әйләндергән Вәсилә Фәттахованы да искә алдылар. Татар җырының бер аһәңе юклыгына төшенү иде бу. Тормышны шулай, сине искә алырдай итеп уздырырга кирәклеген аңлатып, Фирдүс Тямаев «Гомер үтә» җырын башкарды. Тамашачы уйланды. Соңыннан «Сандугач» җырына дәррәү кубып биеде.



Хит җырларның бөтенесе мә­хәббәт турында. Аларны күбрәк ир-атлар башкара. Алар җырлаганда елыйсы килә. Башта Илдар Әхмәтов «Хисләргә бирелә идем мин...» дип сузды, соңрак Илназ Баһ «Аңла йөрәгемне» дип ялварды, Идрис Газиев «Син үлгәнче мине сагынырсың» дип моңланды, Филүс Каһиров «Соңдыр шул, соңдыр» дип үкенде, Айдар Галимов «Син минем җанымның яртысы» дип мәхәббәт аңлатты...



Гөлназ Сәфәрова «Бер үбәсем килә» дип хисләнгән Илназ Сафиуллинның ник һаман буйдак булу серен ачты. Баксаң, аның сөйгән ярлары йә әтисенә, йә әнисенә ошап бетми икән. Җыр тәмамлангач, Илназга бер туташ чәчәкләр тапшырды. Аңа карап егет: «Менә бу кызны әти дә, әни дә ошатты», - диде. Залда утырган ничә кызның йөрәге ярылгандыр - билгесез. Ә кызның исеме - Айгөл Хуҗина, Казан театр училищесының эстрада бүлегендә 3 курста укый.



Кыскасы, концерт бик күңелле һәм матур булды. Бүген «Татар радиосы» фонотекасында 5000 җыр бар икән, аларны 1000 җырчы башкара. Әлбәттә, барысын да бер концертка сыйдырып булмый. Әмма тәүлек дәвамында эшләүче радиода аларны теләсә кайсы вакытта, дөньяның теләсә кайсы почмагында тыңларга мөмкин. 15 ел дәвамында радио тыңлаучысын матур җырлар, күңелле тапшырудар, грандиоз проектлар белән сөендерә.

- Менә инде 15 ел без сезнең өчен, үзебезнең татар халкының җыр сәнгатен үстерү өстендә эшлибез. Бер яктан җиңел тоелса да, бу бик авыр өлкә: һәркемнең музыкаль таләпләрен искә алып, югары дәрәҗәне төшерми, халыкның сәнгати зәвыгын сак­лау - безнең бурычыбыз, - диде «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева һәм үзләренең эшләренең нәтиҗәләре саллы булуын да ассызыклады: тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, Россия буенча барлык радиолар арасында «Татар радиосы» беренче бишлеккә керә, ә татар телле радиолар арасында - беренче урында.


Радио коллективын котларга чыккан Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев исә саннарны тагын да баетты: баксаң, радионы тәүлегенә 600 мең (!) кеше тыңлый икән. Казан, Чаллы, Әлмәт, Чистай - кыскасы, бөтен Татарстан, Төмән һәм Ульяновск радио ешлыкларында тыңлый алса, интернет аша бөтен дөньяга татар җыры ирешә.



- «Татар радиосы» үзенең тыңлаучыларын бөртекләп җыйды, туплый алды, бүген яңа тыңлаучылар тәрбияли, - диде Васил Шәйхразыев. - Ул тәүлек буе безнең кәефне күтәрә, уйландыра, моңландыра. Командада нигездә яшьләр эшли, алар иҗади фикерли, һәрберсенең үз сүзе, фикере, эшләү стиле бар. Мин сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйм, алга таба да иҗат уңышлары телим!



Ул «Татар радиосы»на Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Тамашачы һәр чыгышны алкышларга күмде. Ә бу исә эшкә иң зур бәя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading