16+

"Татар җыры-2015"не Голливуд һәм “Модный приговор” белән нәрсә бәйли? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Җырчылар арасында шундый сынамаш бар: концертка барганда юлыңны кара мәче кисеп үтсә, тамашаңа халык килмәячәк", - дип шаяртты "Татар җыры" фестивале алып баручылары. Җыр бәйрәмен оештыручыларның берсенә дә ел дәвамында кара мәче очрамаган, күрәсең, чөнки узган шимбәдә "Пирамида" залы шыгрым тулы иде.

"Татар җыры-2015"не Голливуд һәм “Модный приговор” белән нәрсә бәйли? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Җырчылар арасында шундый сынамаш бар: концертка барганда юлыңны кара мәче кисеп үтсә, тамашаңа халык килмәячәк", - дип шаяртты "Татар җыры" фестивале алып баручылары. Җыр бәйрәмен оештыручыларның берсенә дә ел дәвамында кара мәче очрамаган, күрәсең, чөнки узган шимбәдә "Пирамида" залы шыгрым тулы иде.

Азалия Зиннәтне Голливуд белән нәрсә бәйли?

Быелгы "Татар җыры" җылы мохиттә узды. Татарстанның 16нчы төбәк булуын исәпкә алып, оештыручылар бәйрәмне дә туган якка багышлады. Йөз елдан бу темага кире әйләнеп кайтырга мөмкин, чөнки республикада җилдерә торган машиналарның номерларында 16 гына түгел, 116 саны да сугылган.

Тамашаны алып барган Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров үзләренең мәзәкчән диалоглары белән залны тиз генә көлдертә алмады.

- 1991 елда Фирзәр башлады, 1997 елда Илсаф эләктереп алды, 2003 елда Илсөя Бәдретдинова килеп кушылды, 2012 елда Фирдүс Тямаев дәвам итте. Сорау: татар эстрадасын мишәрләр тулысынча кайчан басып алыр? - дигәч кенә, залы, ниһаять, бердәм рәвештә хихылдап куйды.

Санкцияләр темасы сәхнәдә тәмләп чәйнәлде. Җырчылар Көнбатыш чикләүләренә төкереп тә бирмәгән. Әйтик, Нәфкать Нигъматуллин үзенең яраткан пармизан сыры урынына Теләче сөт заводы җитештергән эремчек ашый икән хәзер. Хәмдүнә Тимергалиева Латвия шпротларын Шушма елгасында тотылган бәртәс балыкларына алыштырган. Иркә Италиянең капрон колготкалары урынына Чабаксарда чыккан җылы трикотаж кия. Ә Рөстәм Закиров чит ил машинасыннан баш тартып, Пошалым чанасына күчеп утырган. Җәй көне уңайсызрак булыр инде, дип борчыла, имеш...
Хатын-кызлар арасында "Иң яхшы видеоклип" номинациясендә җиңгән Азалия Зиннәтне котларга аның клибында төшкән Камал театры артисты Илдар Хәйруллин чыкты. Ун ел элек ул "Татар җыры" кысаларында үткәрелгән "Йолдызлар фабрикасы"нда жюри әгъзасы булган. Әйтүенчә, шунда Азалия, татарча һәм русча җырлап, барысын да таң калдырган.

- Аңа фатихабызны биреп, ялгышмаганбыз. Клипны төшергәндә ул бөтен нәрсәне үзе оештырды. Видео операторга ничек клип төшерергә, безгә, артистларга ничек мәхәббәт уйнарга кирәклегенә кадәр өйрәтте, - диде Илдар Хәйруллин.

Фестиваль алдыннан, журналистларны җыеп, иң кыйммәтле күлмәкнең 150 мең сумга төшкәнен әйттеләр, әмма кемнеке икәнлеген сер итеп калдырдылар. Фестивальне оештыруда катнашкан берничә кеше сүзе буенча иң кыйммәтле күлмәк нәкъ менә Азалиянеке. Үзе моны расламаса да, күлмәкнең арзан түгеллеген әйтте.
- Бу бик танылган бренд. Күп кенә Голливуд йолдызлары "Оскар" премиясенең кызыл келәменнән шушы бренд күлмәкләреннән үтә, - диде җырчы "ШК"га.

"Россия Почтасы" Кыш бабайны вакытында китерә алырмы?

Алып баручылар, ашау темасыннан читкә китмичә, җырчыларны җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән чагыштырды. Әфлисун белән мандарин - Илнар һәм Ленар Сәйфиевләр, кемнең кайсысы икәнлеге аңлашыладыр. Пар чияне Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразовага тиңләсәләр, бер-берсеннән аерылган ике чияне Илфак Шиһапов һәм Илсөя Бәдретдинова белән чагыштырдылар.

- Гөмбәнең кем икәнлеген беләбез, эшләпәле бит - Мөнир Рахмаев, - диде Гөлназ Сәфәрова.

- Бу бит узган елгы, карт гөмбә - Асаф Вәлиев, - диде Айваз Садыйров.
"Иң яхшы танцеваль проект" номинациясендә инде алтынчы алтын тунлы "мәче"не сыендырган Мөнир Рахмаев бер дә үзгәрмәгән: шулай ук сикерә, бии, тамашачылардан бертуктаусыз алкышлар сорый, ә иң мөһиме - җырлый да бит. Эшләпәсе дә урынында. "Болгар" радиосының "Шөпшә шоу" тапшыруында ул сәхнәдә сикергәләп йөргәндә, берничә тапкыр ыштанын ертуы турында сөйләгән иде. Бу юлы чалбарга зыян килмәгән.

- Дизайнерга алдан ук әйтеп куйдым, аякларны күтәргәндә, чалбар ертылмаслык булсын. Аны тектергәндә, стрейч та кулланылды. Эшләпәне дә сатып алдык, ул коллекциямдә - 49нчысы. 50нчесе булгач, юбилей уздырырмын, - дип шаяртты Рахмаев.

Алып баручыларның бер шаяртуы халыкны хафага салды. Баксаң, Кыш бабай быел бераз соңарып килергә мөмкин икән.
- Әллә аны "Россия Почтасы" белән җибәрәчәкләрме? - дип сорады Гөлназ. Без дә бу проблемага еш юлыгабыз. "ШК" атнага өч тапкыр чыкса да, кайбер районнарда атна ахырында өчесен бергә китерәләр, дип зарлана укучыларыбыз.

- Юк, быелгы һава торышы аркасында Кыш бабайның чаналары юлдан начар шуа икән. Балалар да хәзер урамда балчык атышып уйный, Кар бабайны балчыктан әвәлиләр, - диде Айваз.
Тагын бер сынамыш: Зәйнәб - Зөфәрне, Зөфәр Зәйнәбне мактый икән, димәк, алар Җәвит белән Зөлфиядә кунакта утыра. Зәйнәб Фәрхетдинова, "Халыкчан җырчы" номинациясендә җиңеп, бихисап мактауларга күмелде. Моңа инану өчен "Инстаграм"га кереп, "лайк"лар санына карау да җитә.

- "Инстаграм"да улларыбыз тәкъдиме белән теркәлдем, безгә бөтен яңалык алардан килә. Мин анда башкаларның яңалыкларын күзәтеп барам, үземнекеләре белән дә бүлешәм, - диде ул.
"Иң яхшы лирик җыр" иясе булып табылган Рөстәм Закировны "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы җитәкчесе Илшат Әминов бүләкләде.

- "Пирамида" залына кергәндә, бер журналист килде дә: "Илшат Юнысович, монда нишләп йөрисез. Сез Марат Мәүлетович (Марат Гәрәев - "Татар җыры"н оештыручы "Барс-медиа"ның директорлар советы рәисе. - Авт.) белән көндәшләр бит, диде. Нинди көндәшләр булыйк. 16 ел элек өчәүләп - мин, Марат Мәүлетович һәм Айрат Миңнемуллович (Айрат Сибагатуллин - республиканың мәдәният министры - авт.) бу фестивальне башлап җибәрдек. Без бер гаилә кебек. Күбрәк аралаша башласаң, талаша башлыйсың, бераз күрешми торсаң, сагынасың. Минем дә хәзер сагынган чагым, - диде Илшат Әминов.

"Иң яхшы дуэт" номинациясендә "Яныңа агылам" җырын башкаручы Радик Юльякшин (Elvin Grey) белән Гүзәлиягә тиңнәр булмады. Алар тамашачыны җырлары белән генә түгел, киемнәре белән дә шаккатырды.

- Бу күлмәк күңел халәтемне чагылдыра, агрессия дә, дәрт тә бар монда. Без Радик белән бер дулкында, шуңа шундый уңышлы җыр килеп чыкты. Клип төшергәндә, ТМТВ телеканалыннан интервью алырга килгәч, нинди планнарыгыз бар, дигән сорауга, ирем, шаяртып кына: "Алтын барс"ны алырга", - диде. Аллаһның амин дигән чагына туры килгәндер. Бу җырны бөтен җирдә олысы да, кечесе дә яхшы кабул итә, - диде Гүзәлия.



"Татар җыры" дизайнеры "Модный приговор"да эшләргә тели"
"Халык мәхәббәте" номинациясендә җиңүгә лаек булган Хәния Фәрхигә иганәчеләр төлке тиресеннән тегелгән камзул бүләк итте. Моны күргәч, залдагы "Гринпис" (халыкара экологик оешма. - Авт.) вәкилләре аеруча шатлангандыр, дип төрттерде алып баручылар. Хәния ханым сөйләвенчә, аның киекләрне аулаганы бар.

- Туган авылым - Салаюа бетсә дә, заманында һәр өйдә икешә-өчәр мылтык бар иде. Абыем мине бишенче класста атарга өйрәтте. Мылтыкның иңбашыма китереп бәргәне хәтеремдә. Урман эчендә үскән балалар бит без, үземнең мылтыкларым да булды, - диде җырчы. 16 елга беренче тапкыр "Татар җыры"на аның бертуган сеңлесе Фирүзә ире Илшат белән Башкортстаннан 600 чакрым узып килгәннәр. Хәния Фәрхи инде Яңа ел мәшәкатьләренә чума да башлаган.

Бәйрәм табынында каз булырга тиеш, балык та яратам. Башкортстаннан килгән туганнарыма да каз белән стерлядь (чөгә) балыгы әзерләдем. Кем өчен һәм ничек әзерләвең мөһим, - диде Хәния ханым.

Ир-атлар арасында "Халык мәхәббәте"н яулаган Салават җырлаган арада, "Татар җыры" дизайнеры Алинә Бәдретдинова белән сөйләштек.

- Фестивальгә эстрада аксакалларын да сез киендердегезме?

- Аларның үз дизайнерлары, тегүчеләре бар, әмма барлык костюмнар оештыручылар, шул исәптән, минем белән дә килештерелде. Атаклы җырчыларның дизайнерлары белән телефон аша аралаштык.

- Иң кыйммәтле күлмәк 150 мең сум, дип әйткән идегез. Җырчыларга андый байлыкны киеп йөрү куркынычтыр бит?

- Куркыныч түгел, алар бит сәхнә кешеләре. Куркыныч булса, кимәсләр иде. Сәхнәгә чыкканчы, җырчылар репетицияләр ясый, йөрергә комачаулый торган урыннарны кисеп җибәрәбез, - дип сөйләде дизайнер.

"Елның иң романтик" җырчысы булган Илназ Сафиуллинга бриллиант күзле "мәче"не нәкъ менә Алинә тапшырды. Алар заманында Анападагы "Сәләт-Аршан" аланында ял итеп, бергә җырлап та йөргәннәр. Алинә сөйләвенчә, аның дизайнер дусты "Беренче" каналдагы "Модный приговор"да эшли, бер тапкыр тапшыруның ничек әзерләнгәнен үзе дә барып күргән. Баксаң, иртәдән кичкә кадәр сигез тапшыру төшерелә, һәр герой белән икешәр-өчәр стилист эшли. Алинәнең дә ул тарафларга барып эләгү теләге зур.

Шулай итеп, 25 алтын мәченең берсе дә хуҗасыз калмады. "Татар җыры" тамашачысы җыр-моң иленә генә түгел, күңелләре белән туган якларына да кайтып килде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading