16+

Уфадагы «Ел еры» җиңүчесе – татар кызы

Бар җырчылар һәм бар ҖЫРЧЫЛАР. Икенчеләре рәтенә бүгенге татар сәхнәсенә нык­лы адымнар белән кереп баручы ҖЫРЧЫ Айсылуны кертү урынлы булыр иде. Чөнки Айсылу - искиткеч зәвыклы, профессиональ дәрәҗәдә эстрада җырларын башкаручы сирәкләрнең берсе бүгенге көндә. Эш монда Айсылуның танылган җырчы Айдар Габдинов кызы булуында гына түгел, аның үз иҗатына чынлап...

Уфадагы «Ел еры» җиңүчесе – татар кызы

Бар җырчылар һәм бар ҖЫРЧЫЛАР. Икенчеләре рәтенә бүгенге татар сәхнәсенә нык­лы адымнар белән кереп баручы ҖЫРЧЫ Айсылуны кертү урынлы булыр иде. Чөнки Айсылу - искиткеч зәвыклы, профессиональ дәрәҗәдә эстрада җырларын башкаручы сирәкләрнең берсе бүгенге көндә. Эш монда Айсылуның танылган җырчы Айдар Габдинов кызы булуында гына түгел, аның үз иҗатына чынлап...

Кечкенәдән җырласа да, Айсылу профессиональ булып, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлагач кына өлгерә. Әлеге уку йортын кызыл дипломга тәмамлый ул. Аннан соң инде укуын дәвам итәр өчен, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Иҗатына да, яшәешкә дә бик таләпчән ул Айсылу. Институтның өченче курсында белем ала, Казан филармониясендә эшли, музыка мәктәбендә вокал дәресләре дә укыта. Шул ук вакытта өр-яңа җырлар иҗат итәргә дә өлгерә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Айсылу Габдинова 2008 елда «Татар кызы» конкурсы җиңүчесе дә бит әле.

Бүгенге көндә Айсылу продюсер Илфак Шиһапов белән эшли. Яңа җырлар да, нигездә, Илфакныкы.

- Минем өчен үземнең җыр­ларны профессиональ башкаруда ишетү шактый көтелмәгәнрәк яңгырады, - ди продюсер, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Илфак Шиһапов. - Алар яңарак яңгыраш алды кебек.

Сүз уңаеннан, Айсылу белән Илфак Гөлнара Сабирова сүзләренә язылган «Табигать саташты, диделәр...» җырын дуэт вариантында да яздырганнар. Әлеге язма бүгенгә кулдан-кулга йөреп тыңлана.

Айсылуның тырышлыгы нәтиҗәләре күренә дә инде. Әле күптән түгел генә ул Уфада «Юлдаш» радиосы үткәрә торган «Ел еры» конкурсы җиңүчесе булып кайтты. Әле тәүге адымнарын ясаучы җырчы өчен бу зур бүләк, әлбәттә. Бу көннәрдә яшь җырчы белән аның продюсеры Айсылуның беренче альбомы өстендә эшлиләр. Шактый сюрпризлар булыр кебек әлеге дискта. Шул ук вакытта гастрольләр дә туктамый.

- Планда әлегә беркем дә эшләмәгән эшләрне эшләү, - ди Айсылу үзе. Иҗади тандемның бу уйлары да тормышка ашыр дип өметләнәбез. Татар эстрадасы профессионаллар урыны булырга тиеш!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading