Яшьләр гореф-гадәтләрне, халык моңнарын оныта башлады, дигән фикер бар. Сәләтле башкаручы Татьяна Ефремованың иҗатын ишетмәгәннәр сүзедер ул. Яшь җырчының хыялларында фольклорны дөнья күләмендә таныту.
– Татьяна, сәхнәдә күбрәк халык җырларын башкарасың. Ни өчен нәкъ аларга тукталдың?
– Беренчедән бу минем тавыш мөмкинлекләренә бәйле. Тавышым калын, яңгырап тора. Икенчедән, кечкенәдән үк халык җырларын тыңлап үстем. Әби-бабайлар һәрвакыт җырлар көйләп йөрде. Алар каныма сеңгәндер.
– Кечкенә чакта кем булырга хыялландың?
– Прокурор буласым килде. Тарих, җәмгыять белеменнән имтиханнарга әзерләндем. Прокурор булам, янәсе.
17 яшьтә танылган этнограф Геннадий Макаров җырлавымны ишетеп алды. Консерваториягә укырга чакырды. Аның нәрсә икәнен белмәдем дә. Киләчәгем турында уйланып алдым. Прокурор, табиб бик мактаулы хезмәтләр, әлбәттә. Әмма һәркөнне кеше кайгысы турында уйлый алмас идем. Барысын күңелгә якын алам. Сәхнәгә чыгып кешеләргә яхшы кәеф бүләк итү күпкә кулайрак дигән фикергә килдем.
– Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваторияне тәмамлагансың. Нишләп әле дә җыр дәресләре аласың?
– Консерваториядә этномузыколог һөнәре буенча белем алдым. Безнең аерым вокал дәресләре булмады. Бирелгән тавышка рәхмәт әйтеп җырладым. Әмма башкару техникасы дөрес булмаса, тавыш бик тиз рәттән чыга. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан уку йортларында вокал юнәлешен эзләдем. Пандемия башланды да, ерак китеп булмады. Казан мәдәният институтына Венера Ганиева курсына магистратурага кердем.
– Биш ел “Зәкәрия” төркемендә чыгыш ясадың. Төркемдә эшләү авырракмы яки үзеңә генәме?
– “Зәкәрия”дә без бөтен эшне бүлеп башкардык. Төркем белән чыгыш ясау җиңелрәк, чөнки көндәшлек азрак. Сәхнәдә матур сурәт булсын өчен дә төркемне чакыру отышлы булачак. Бер артистны чакыру белән бәясе дә бер тирә. Һәрнәрсәнең үз авырлыгы инде.
– Халык җырларын заманчалаштырып башкарасың. Бу отышлы идеяме?
– Бик уңышлы проект. Күп яшьләр элеккеге халык җырларын белми. Үзем башкарган җырларны яшь буынга күрсәтәм. Бу, чыннан да, керәшен җырымы соң, диләр. Кеше телен оныткан булса да, мондый вакытта анда ватанпәрвәрлек хисләре уяна. Кызыксынып китәләр.
– Ваһапов фестивале, Әлфия Авзалова исемендәге фестивальләрдә җиңү яуладың. Бәйгеләрдә даими катнашасың бугай?
– Тәҗрибәң үскән саен, конкурслар да үзгәрә. Минем өчен бәйгедә катнашу – спорттагы шикелле үзеңне яхшы формада тотарга ярдәм итә. Бәйгедә осталык сынала. Фестивальләрдә катнашмасам, бәлки көн саен җыр белән шөгыльләнмәс идем.
– Татар эстрадасында үз урыныңны табу авырмы? Юлыңа каршы төшүчеләр булдымы?
– Бардыр инде. Аларны белмим генә, андый кеше һәрвакыт читтән күзәтеп йөри бит. Миңа татар эстрадасында күпчелек башкаручыларны белмәү булышадыр. Беренчедән, кемнең нәрсә җырлаганын белмәү, кабатлаулардан саклап кала. Икенче яктан, кызыксынырга да кирәктер. Концертларга йөрмим. Әти-әниләр: “Үз эшеңне эшлә, башкаларга карама”, – дип әйтеп үстерде.
– Алар сәнгатькә якынмы?
– Әти – эшмәкәр, әни – укытучы-тәрбияче. Әни бик матур җырлый, баянда уйный, шигырьләр яза. Кечкенә чакта җырлый белүне сәләткә чутламадым. Әби-бабайлар, туган-тумачалар җыр-моңга якын булгач, бөтен кеше дә булдыра аны дип уйладым. Алай түгел икән.
– Керәшеннәр кушаматлары белән дан тота. Синең кушаматың бармы?
– Татьяна исемен халыкта күбесенчә Татый, дип атыйлар. Әти ягыннан кушаматыбыз – көҗиләр, әни ягыннан – бирокалар (веревка сүзеннән). Әти белән әни бер-берсенең ерак туганнары да бит.
– Танышканда туган булуларын белмәгәннәрме?
– Элек гаиләләрдә 14шәр бала булган. Аларның кайсы тарафларга таралып беткәнен кем белгән? Туганнарга бер-берсе белән гаилә корырга рөхсәт ителми. Хәтта күрше авыл кешесенә дә кияүгә чыгарга, өйләнергә ярамаган.
Әти-әни туган булулары турында белмәгән. Туганлык җепләре барлыгы ачыклангач, нинди бала туар икән дип кайгырганнар. Әнигә табиблар, бала таба алмаячаксыз, дигәннәр. Ул бик каты елаган. 21 июнь көнне әти-әниләр туй гөрләткән, бер елдан шул ук көнне мин дөньяга килгәнмен.
– Шатлыклы хәбәрең дә бар икән. Кәләш булгансың, котлыйбыз. Тинчурин театры сәхнәсендә тәкъдим ясаганнар. Ничек булды соң бу хәл?
– Кияүгә чыгу – тормышка куйган максатларымның берсе булмады. Мин ирек яратам. Тәкъдим ясаган көнне сөйгән ярым белән очрашуыма бер ел булды. Ул бик җаваплы кеше, кияүгә чыксам, бары тик аңа гына дип уйлап йөрдем. Шулай булды да. Тәкъдим ясасалар бар кеше алдында булсын дип хыялландым. Сәхнәгә чыгып: “Бу гүзәл зат минеке, аның өчен җаваплылык алам”, – дигән сүзләрне чын ир-ат кына әйтә аладыр.
– Димәк бер ел очраштыгыз...
– Очрашуга кадәр бер ел таныш идек. Ул игътибарымны берничә кыю адымы белән яулый алды. Гыйнвар аенда: “Бер айдан соң бергә булырга тәкъдим итәчәкмен, уйлый тор”, – диде. Ризалаштым. Шунда ук, әти-әниләр белән танышабыз дия башлады. Әтигә: “Мин сезнең кызыгыз өчен җаваплылык алам”, – диде. Кияүгә алмыйдыр бит әле, дип көлгән иде әти.
– Булачак тормыш иптәшең нинди кеше? Син аннан өлкәнрәк икән.
– Аның исеме Владислав. Ул – программист, эшмәкәр. Ир-ат – җитлеккән, җаваплы, ышанычлы булырга тиеш. Булачак ирем миннән өлкәнрәк булыр дип уйлап йөрдем, киресенчә килеп чыкты. Владислав мине төпле, җаваплы булуы белән җәлеп итте. Тәкъдим ясаганчы бер ай алдан туй өчен кирәк-яракларны хәстәрләгән. Туй көнен дә сайлап куйган. Августта булачак, Ходай кушса.
– Ачуланмадыңмы? Гадәттә, туй мәшәкатьләре белән хатын-кызлар шөгыльләнә.
– Юк, ярый әле барысын алдан уйлаган. Киләсе ел – кәбисә елы, шуңа күрә яхшы туй урыннары, алып баручылар өчен көрәш бара. Туй күлмәген сайладыңмы диләр, аңа да исем китми. Сәхнәдә чыгыш ясаучы кеше өчен матур күлмәк тансык түгел. Туй үткәрә калсам, һичшиксез, йолалар буенча булачак дип хыялландым. Миңа заманча туйлар ошамый. Бөтен әйбер шуның кадәр идеаль, хәтта кызыгы да калмый. Башкаларны үпкәләтәсем килми. Туйда кыз сорау, ата-аналарның кияү ягына баруы булмаса, туй тулы булмый инде.
– Мәскәү продюссеры белән эшли башлагансың икән. Ничек табыштыгыз?
– Казанда аранжировка ясаучылар татар көйләрендә тәрбияләнгәннәр. Хәзер көйләр дә бер-берсенә охшаш. Минем бөтен җырчылардан аерылып торган әйбер эшлисем килә. Мәскәү продюссерының фольклор белән эшләгәне булмаган. Бу аның өчен дә яңарыш. Нәтиҗәсе белән канәгатьмен. 3 апрельдә бу җырны чыгарачакбыз. Тамашачы җылы кабул итәр дип ышанам. Хәзер дә төрле аранжировка ясаучылар белән эшлибез. Татарстанда гына түгел, дөнья күләмендә фольклорны танытасым килә.
Комментарийлар