Җырчы Ринат Рахматуллин блогер Олеся Лесная белән әңгәмәдә эчүен ташлавы һәм бу начар гадәтеннән ваз кичәргә кем ярдәм итүе хакында сөйләгән.
- Ринат абый, ничек хәлләрегез?
- Нормально, от души!
- Күптән түгел иреккә чыктыгыз. Ничек иректә хис-кичерешләр?
- Ирек – ирек инде ул, Олеся. Ну башта кыен иде, «адаптироваться» итеп булмады. Хәзер инде бар да әйбәт. Мин инде анда булмаган да кебек.
- Хәзер инде эчмим, дигәнсез. Бер дә капканыгыз юкмы әллә?
- Юк. 1987 елдан бирле тарткан кеше сигаретны да ташлады, беләсеңме!
- Берәр әбигә бардыгызмы әллә?
- Минем хатын «әби». Үзе лечить итә момент. Талантлары бик көчле.
- Хатыныгызга ничә яшь?
- Әлегә сер. Ну яшь инде, яшь.
- Сез әйткәнсез: «Төрмә кемнең кем икәнен күрсәтте», – дип. Нәрсәдән чыгып әйттегез сез моны?
- Бер генә смс язмаган кешеләр дә булды. Вакытлары булмагандыр инде, һәрбер кешенең үзенең проблемалары. Ә чыккач инде «О, братан, друг», тегесе-монысы.
- Хәзер күп артистларның исемнәре бар. Сезнең юк. «Обидно» түгелме?
- Концерт саен әйтәм. Бөтен эте-бетенә шуны биреп бетерделәр. Күз кысып ала башладылар. Миңа бик кирәкми ул. Халык болай да белә минем кем икәнемне.
- Ну, булса ярый инде, әйеме?
- Ярый инде. Бирсәләр алабыз.
Комментарийлар