16+

Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.

Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.

Беркөнне Замирә үзе турында без әле белмәгән мәгълүмат белән уртаклашты.Менә алар: 

1. Бала тапканнан соң 13 килога ябыккан.
2. Ике ел дигәндә ире белән урман эчендә 380 кв.метр мәйданлы йорт салган.
3. Ашарга пешерергә, кер үтүкләргә ярата.
4. Татар булуы белән горурлана, милләтен үлеп ярата.
5. Электрон вариантка караганда, китап укуны кулайрак күрә.
6. Теш табибыннан курка.
7. Спиртлы эчемлекләр кулланмый.
8. Матур киемнәр ярата, гардеробы гаять зур, ләкин футболка белән джинсы кияргә ярата. Каблук, сумка һәм эчке кием өчен үлеп китә.
9. Чисталыкны, пөхтәлекне ярата. 
10. Бакчада эшләргә яратмый. Теплицага кызыкмый, өй тирәсендә чәчәкләр генә утырта. 
11. Үзен кунакчыл дип саный, әмма өйдә сирәк була.
12. Аның өчен иң мөһиме – гаилә, әти-әни, ир һәм балалар.
13. Иң яхшы урын – өй.
14. Иң яхшы ял урыны: диңгез.
15. Иң яхшы дусты һәм партнеры – ире Максим.
16. Баллы ризыклар ярата.
17. Берәр эше килеп чыкмаса, Илсөя Бәдретдинованың “Торып бас” җырын тыңлый. 
18. Үзен бер тырмага басу буенча чемпион дип саный, чөнки кешеләргә артык ышанучан.
19. Ачуын чыгару авыр түгел. Әмма ничек тиз кабынса, шулай тиз суына. Кара эчле, үч саклаучы түгел.
20. Ни генә булса да, кешегә яхшылык кылырга омтыла һәм тырыша.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызу канлы,тэвэккэл ханым.

      Мөһим

      loading