16+

Зөлфия Шакирова: «Үзләре башка чыгып киткәндә киленем елады»

- Онык - ул һәр дәү әни белән дәү әтигә иң татлы кеше. Яшьлек белән үз балаңның үскәнен белми, сизми дә каласың. Эш дип чабуйлыйсың. Ә онык тугач, бар мәшакәтеңне кырык якка ташлап, аның янында гына утырырга әзерсең. Оныгымны йөрәккә дәва дим мин. Бер көн күрмәсәм, авырый башлыйм. "Җәвит, киттем...

- Онык - ул һәр дәү әни белән дәү әтигә иң татлы кеше. Яшьлек белән үз балаңның үскәнен белми, сизми дә каласың. Эш дип чабуйлыйсың. Ә онык тугач, бар мәшакәтеңне кырык якка ташлап, аның янында гына утырырга әзерсең. Оныгымны йөрәккә дәва дим мин. Бер көн күрмәсәм, авырый башлыйм. "Җәвит, киттем мин Самира янына", - дип чыгып китәм.
Оныгыбызга 4 яшь, балалар бакчасына, гимнастикага йөри. Бик өлгер бала. Бии дә, җырлый да, үзе шигырь дә иҗат итә. Бер яшь тулганчы балалар бездә яшәде. Оныкны үземнең бал дип кабул иттем дә, япь-яшь әти-әнисенә ничектер бик ышанып бетми, аерып яшәтәсем килмәде. Үзләре генә карый алмаслар дип курыктым. Әмма борчылуларым юкка булып чыкты, улым белән киленем менә дигән әти-әниләр.

Безнең белән бергә яшәгәнгә килен берничек тә каршы түгел иде. Үзләре башка чыгып киткәндә дә, елады, китәсе килмәде: "Сезнең белән шундый рәхәт иде", - диде. Без аны үзебезнең кызыбыз итеп кабул иттек, чит кеше, килен дип йөртмәдек. Дүрт балабыз бар дип сөйлибез: ике улыбыз, киленебез, оныгыбыз. Аерым яшәсәләр дә, гел бергәбез. Тәмле ризык пешерсәк тә, шундук кунакка чакырабыз. Нинди дә хәлләр була икән, аны уртага салып сөйләшәбез, серләребез юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading