Радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы, шансон стилендә җырлаучы Зөлфәт Зиннуров белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Һәркемнең үз гаиләсе, үз фикере, үз кагыйдәләре, “тиеш” дип әйтергә ярамый", - ди ул.
– Ни өчен журналистиканы сайладың? Бу өлкәгә нигездә кызлар килә.
– Мәктәпне тәмамлагач, документларны ике җиргә бирдем: КХТИның икътисад бүлегенә һәм КФУның журналистика факультетына. 2000 елда, мин мәктәпне тәмамлаганда, бездә “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе ачылды. Бүген аның директоры – Әлфия апа Мөбарәкова. Мәктәптә үткәрелгән бер чарада катнашканнан соң, Әлфия апа радиога чакырды. Алып баручыларга кастинг игълан ителгәч, шунда бардым һәм үттем. Янып-көеп радиода эшләдем. Шуңа күрә журналистикага кереп киттем дә инде. Укырга кергәндә, кызлар арасында бер егет идем. Хәзер дә журналистикада егетләр юк, диләр. КФУда имтиханны уңышлы тапшыргач, КХТИга барып та тормадым. Монда барысы да татарча сөйләшә, уку йорты да ошады. Әти дә каршы килмәде.
– Ул заманда Зөлфәт Зиннуров кызларны ярата, көн дә яңа кыз белән йөри, диләр иде.
– Юк инде, алай түгел. Беләсеңме ни өчен шулай диләр? Чөнки мин шуның үзәгендә кайнадым һәм кайнаттым. 2003 елдан, 3нче курста укыганда, татар дискотекалары оештыра башладым. Үзем алып та бардым. Студент вакытта университетта рус милләтеннән булган чибәр кызлар да бар иде. Мин алар белән аралашмаска тырыша идем, чөнки гашыйк булсам, ияләнеп китсәм, ничек итеп аны әти-әни янына алып кайтыйм? Әмма әти-әни беркайчан да: "Марҗа кызын алып кайтасы булма", – димәде. Укып бетергәч, Сабага кайтырга, шунда эшләргә теләдем. Әмма шәһәр үзенә тартып алды. 2001 елда "Татар радиосы" оештырган кастингны уздым. Һәм эшли дә башладым. Радиода эшләдем, параллель рәвештә "Ялкын" журналында хәбәрче идем һәм ТНВда тапшыру алып бардым. Берьюлы өч җирдә эшләдем. ТНВда “Яшьләр тукталышы”, “Син - минеке, мин – синеке” тапшыруларын алып бардым. Әмма ТНВ җитәкчелеге болай эшләвемне хупламады һәм мине сайлау алдында калдырды. Радионы сайладым, чөнки анда ТНВда күрмәгән хезмәт хакын түләделәр. Ул вакытта акчам күп иде, мәҗлесләр дә алып бардым.
– ТНВга кабат килүең ничек булды?
– 2008 елда радиодан киткәч, остазым, укытучым Миләүшә Айтуганова шалтыратып “Аулак өй” проектына чакырды. Ә 2019 елда миңа кабат "Татар радиосы"ның иртәнге тапшыруын алып барырга тәкъдим иттеләр. Бер ел эшләгәннән соң, ТНВ кабат сайлау алдына куйды. Ул вакытта "Башваткыч" тапшыруы алып баручысы идем. Шундук гариза язарга теләвемне әйттем, шулай итеп, тарих кабатланды. Бер тапкыр сайлау куйган кеше, икенче тапкыр да аны куячак. "Башваткыч"та биш елдан артык эшләдем. Тапшырулар саны буенча әлегә мине уздырган кеше юк. Хәзерге вакытта "Татар радиосы"нда "Уян, татар" тапшыруын алып барам. Телевидение сагындырмый, ул шундый авыр хезмәт. Бер тапшыру өчен миңа 1300 сум тирәсе түләделәр.
– Ни өчен сәхнәгә Зиннур тәхәллүсе белән чыктың? Ни өче шансон стилен сайладың?
– Радиода эшләгәндә: “Сезнең белән туры эфирда – Зөлфәт Зиннуров, ә хәзер Зөлфәт Зиннуров җырын тыңлап китик”, – дип әйтеп булмый бит инде. Шуңа күрә Зиннур булырга уйладым. Шансонга килгәндә, ул – татар эстрадасында тапталмаган жанр. Аның җырлары да мәгънәле, фәлсәфи. Бу стильдә җырлау үземә бик ошый.
– Тормыш иптәшең Гөлназ белән ничек таныштыгыз?
– Социаль челтәрдә. Ул миңа: “Сәлам, син һаман өйләнмәгәнмени әле?” – диде. "Сәлам, юк әле", – дидем, кем язганын карап та тормадым. Тагын язды. "Алайса безгә күрешергә кирәк", – ди. Нинди әрсез кыз соң бу, дип уйладым. Аккаунтын ачып карасам, яшәү урыны Чаллы дип язылган. Ә минем суык тидереп, Чаллыдагы дусларда яткан чак. Ә Гөлназ, киресенчә, Казанда укуда булган. Концертлар куеп Казанга кайтып җиткәч, тагын язды. Шундый әрсез булуы миңа кызык тоелды. Аны дискотекага чакырдым, ул ризалашты. Март ае иде. Өеннән барып алдым. Тукталышта көтәм. Берзаман чәчләрен туздырып Гөлназ килә. Ә урамда суык, җил, кар явып тора. "Башыңа ки", – дигәнем истә. Дискотекадан соң өенә алып кайтып куйдым. Шулай йөреп киттек тә, августта кулын сорарга бардым.
– Озак йөрмәгәнсез икән...
– Миңа 27 яшь, әти белән мунчада утырабыз. Үләренә бер ай кала булды бу сөйләшү. “Улым, инде мине дә уздырдың. Җен кызы алып кайтсаң да риза, сузып йөрмә", – дип көлеп әйткән иде. Әти үзе дә 27 яшьтә өйләнгән. Гыйнвар аенда әти китте, шул ук елны өйләндем. Әни – теш технигы, Гөлназ - теш табибы. Әни белән икесе дә сулагай алар. Әти белән әни июньдә танышып, сентябрьдә өйләнешкән. Безнеке дә шулай тиз булды. Шуларның барысын да уйлап өйләнергә уйладым. Өч балабыз бар – Зәлия, Зифа, Рәхим. Алар биш ел аерма белән тудылар. Элек-электән балаларымның күп булуын теләдем. Әти дә балаларны яратты, урамнан барганда, теләсә кайсы баланы күтәреп, аның белән зурларча сөйләшеп ала иде.
– Син әле дә мәхәббәткә ышанмыйсыңмы?
– Мәхәббәт юк ул, аның кирәге дә юк. Мәхәббәтне үтә диләр, шулай булгач, нәрсәгә кирәк ул? Гашыйк булучанлык бар. “Үлеп яратам”, “аннан башка яши алмыйм” дигән сүзләрне аңламыйм, миңа хас түгел ул. Мин акыл белән эш итәргә тырышам.
– Ә нәрсәдән башка яши алмас идең?
– Гаиләдән, балалардан башка. Яшь барган саен тормыш турында ныграк уйлыйсың икән. Яшәргә кирәк, балаларның үскәнен, туйларын күрәсе килә.
– Гөлназ “яратам” дип әйтмәвеңә үпкәләмиме?
– Юк. Бездә “матурым”, “җимешем” дип эндәшү дә юк. Хисләрем гамәлләремдә чагыла дип уйлыйм. Берәр ресторанга барып кайтырга мөмкинбез. 8 Мартка, туган көненә чәчәкләр бүләк итәм.
– Гөлназга карата нинди хисләр кичерәсең?
– Хөрмәт. Ул – балаларымның әнисе. Икебез дә Чаян йолдызлыгы астында туган, бер-беребезгә түзеп яшибез (көлә).
– Хыянәткә мөнәсәбәтең ничек?
– Уңай түгел, билгеле. Хатын-кыз хисләр белән яши. Әгәр ул хыянәт итә икән, димәк, ул гашыйк булган. Ул турыда уйлыйсым да килми.
– Үкенгән чакларың булдымы?
– Дус дип санап йөргән кешеләргә шулкадәр дәрәҗәдә ышандым дип үкенгәнем булды. Элек “дуслык” төшенчәсе башкача кабул ителә иде. Аңа өстенлек бирелде. Хәзер барысының да үз мәшәкате, үз тормышы. Дус дигәннән, моннан берничә ел элек бик якын дустым, сыйныфташым Ирек үз-үзенә кул салды. Ни өчен шулай иткәнен беркем белмәде, берни дә аңламадык. Педагогика институтын тәмамлап, аспирантурага керергә җыена иде... Узган елның 7 сентябрендә тагын бер якын дустым Айрат Хамматов фаҗигале төстә вафат булды. Үзе эшләгән машина астында калып үлде. 52 яшь иде аңа. Миңа әле дә шок, җанга җитми.
– Гомереңнең бер елына кайту мөмкинлеге бирелсә, ул кайсы ел булыр иде?
– Андый мөмкинлек булмасын, чөнки барысын да сайлыйлы килә. Һәр чорның үз матурлыгы, кызыгы булды.
– Эстрадада аерылышу очраклары күбәеп китте. Моңа ничек карыйсың?
– Талашып яшәгәнче, аерылышу кулайрак дип уйлыйм. Шуңа күрә талашмыйча, дус-тату булып яшәсеннәр. Аерылышканнар икән, димәк, сәбәбе булган. Һәркемнең үз гаиләсе, үз фикере, үз кагыйдәләре, “тиеш” дип әйтергә ярамый.
– Сезнең гаиләдә нинди кагыйдәләр бар?
– Татарча сөйләшү! Бездә татар теленә аерым игътибар бирелә. Сүз уңаеннан, “Шаян ТВ”да Зәлия, Зифа, мин – өчәү “Әти һәм мин” дигән тапшыру алып барабыз. Анда төрле уеннар уйныйбыз, балаларның әти белән дә вакытны кызыклы итеп үткәрә алуын күрсәтәбез.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар