16+

Зәмирә Рәҗәпова үзен «колхозница» дип атаучыларга җавап бирде

Зәмирә Рәҗәпованың инстаграмдагы аккаунты иң халык яратып укый, "чәйни" торган аккаунтларның берседер.

Зәмирә Рәҗәпова үзен «колхозница» дип атаучыларга җавап бирде

Зәмирә Рәҗәпованың инстаграмдагы аккаунты иң халык яратып укый, "чәйни" торган аккаунтларның берседер.

Сүзгә кесәгә кермәүче Зәмирә кызыклы гына постлары белән җәлеп итә белә. Чираттагы постында ул горурланып, авыллыгы турында язган.


– "Авылдан чыгып китсә дэ, авыл аннан чыгып бетмәгән", бу сезнең хакта, Зәмирә. Сез колхозница, не стильная". Менә шундый, хат килеп төште эле ?! Ә мин киресенчә горурланам, миндә авылның чыгып бетмәвенә. Булса ни? Анын нәрсәсе начар???!!! Чыгып бара шул, күбрәк саклыйсы иде авыллыкны! Шул авыл тәрбиясе көлгә калып янганда да, янәдән аякка басарга булышты. Җандагы шул авыллык вакыт-вакыт үземә зыян салса да, башкаларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга эчтән өндәп тик тора. Шул авыллык эштән курыкмаска, җир җимертеп дөнья куарга өйрәтте. Бүген килеп газ, ут, су бетсен, бәке тишеп, карда учак яга алам, без бит чи утыннан мич ягып, көянтә-чиләк белэн су ташып үскән балалар. Димәк, авыллык мине теләсә кайсы ситуациядән тартып чыгарачак. Минем үз стилем, үз юлым! Минем кемгә дә булса ошарга теләп, үз-үземә хыянәт итәсем килми!

Ничек бар, шулай! Авыллык - ул минем бала чагымнан, әни, дәү әни тәрбясеннән җанымда сакланучы бер ядкяр! Кыйммәтле ядкяр. Һәм мин аны ясалма, җансыз, моңсыз, нурсыз, тун "шәһәрлеккә" алыштырмыйм!

Ә сез авылда туып-үсүегез белән горурланасызмы?

Язмага реакция белдерегез

35

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэкь шулай Замирэ,нык Тор,авылда ускэн кеше Кая барса югалмый.Борыннарына чиертэбез шэхэрлэрнен.Мин дэ горурланам авылда усуем белэн.Шэхэрдэ яшибез,авылны да ташламыйбыз,менэ дигэн фатирыбыз бар авылдагы каралты кураны янартып торабыз, тырышабыз.Чонки без авылдаааааан.

    • аватар Без имени

      0

      0

      молодец,апаем шулай кирэк!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Авыл баласы,"деревня" дип үзләренең кулыннан килмәгән кешеләр генә әйтә.1990 еллардан соң бик авыр заман иде Естонияда.Бик күп кешеләр күченеп кайтып киттеләр Рәсәйгә.Еш юк,акча алмашынды.Безгә бер ел зарплата түләмичә "урамга" куып чыгардылар.Мин аптырап үземә еш таптым - подвальный,ябыла торган кибетне алып,ешли башладым. Үзем идән юдым,үзем товар ташыдым,үзем бухгалтер булдым,үзем директор булдым. Шулай итеп 17 ел үтеп киткән, 17 ел ечендә минем конкурентлар - тирә яктагы кибетләр бер - бер артлы ябылып беттеләр,8 кибетне япканмын.Мин аларны пистолет тотып куркытып йөриәдем, конкуренцию не выдерҗали.Тирә яктагы бөтен кеше минем кибеткә йөри башлады.Бер заман минем бер продавец миңа әйтә: "Скаҗите,а вы и вправду из деревни?" ди.Мин әйтәм "Да,из глубокой деревни". Буш вакыт табып курсларга йөрдем,4 тапкыр курс бетереп естон телен укып граҗданство алдым.Минем кул астында продавец булыр естоннар да ешләде. 63 яшемдә пенсияга киттем.Төрек телен укырга йөрдем,шундый рәхәт хәзер Төркиягә б

        • аватар Без имени

          0

          0

          Молодец,Зэмирэ!!! Мин дэ нэкь шул фикердэ. Булсын иде эле ул авыллык кубрэк, дэнья чистарак булыр иде.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молодец Замира! Бик дерес язасын! Шундый чисталык булсын иде кубряк!

            Мөһим

            loading