16+

Зәмира Рәҗәпова: «Ир-егеткә нәрсә кыланса да ярый»

Аларны бәйрәмнән, бәйрәмгә генә йөреп, кәеф-сафа корып яши диләр. Бер караганда кеше күңелен күреп, мәзәк сөйләп утырудан да җиңелрәк кәсеп юк сыман. Ләкин алып баручылар үзләре моның белән килешми, тамада эше - зур тырышлык, ихтияр көче, сабырлык таләп иткән авыр хезмәт, ди алар.

Зәмира Рәҗәпова: «Ир-егеткә нәрсә кыланса да ярый»

Аларны бәйрәмнән, бәйрәмгә генә йөреп, кәеф-сафа корып яши диләр. Бер караганда кеше күңелен күреп, мәзәк сөйләп утырудан да җиңелрәк кәсеп юк сыман. Ләкин алып баручылар үзләре моның белән килешми, тамада эше - зур тырышлык, ихтияр көче, сабырлык таләп иткән авыр хезмәт, ди алар.

Табын башы булуның бөтен нечкәлекләре, бәйрәм оештыру осталыклары белән 12 апрель көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында "Тамада шоу" программасында танышып булачак. Гаилә, мәхәббәт һәм матурлык фестивалендә иң танылган 12 алып баручы катнаша.



- Узган ел әлеге чараны туй рәвешендә оештырдык, быел исә ул гаилә кайммәтләренә багышлана. Максатыбыз - алып баручыларның дәрәҗәсен күтәрү, - ди проект авторы Зәринә Рәҗәпова.

Тамашачыны төрле сюрпризлар да көтә. Мәсәлән, йолдызлы парлар үзләренең туй күлмәкләрендә чыгыш ясыячак. Араларында ирле-хатынлы Алсу белән Азат Фазлыевлар да бар.

- Заманында минем туй күлмәгем шундый матур иде. Бер киелде дә, хәзер шкафта эленеп тора. Тагын бер кат киеп карарга кирәк әле, миндә хәзер ничек утыра икән, - ди Алсу Фазлыева. Ул үзе дә проектны оештыручыларның берсе.



Булачак кәләшләр шулай ук фестивальдә Россиякүләм танылган дизайнер - Зарина Бабаджанова туй һәм никах күлмәкләре белән таныша ала. Татар эстрадасының бәби көтүче артистлары да кунакларга бүләк әзерли. Гомумән, бирегә килгән кеше буш кул белән кайтып китмиячәк. Чөнки тәнәфес вакытында фоеда да туйга багышланган күргәзмәләр, шоколад фонтаннары эшлиячәк.

Фестивальне киләчәктә мастер-класс рәвешендә оештыру ниятләре бар. Чөнки күп кенә чит төбәкләрдә безне дә катнаштырыгыз, тәҗбирә белән ураклашыйк әле дип мөрәҗәгать итәләр икән.

- Урыслашып беткән татарларга чара алып барганда иң мөһиме милли төсмерне күрсәтергә онытмаска кирәк. Катнаш никахларны да алып баруы авыр. Ике як бер-берсе белән уртак тел тапмаса, бер яктан кызны, икенче яктан ярыша-ярыша егетне мактап утырсалар да туйның яме юк. Гомумән, бәйрәм алып барудан тыш, тамада - психолог та, тәрбияче дә, дуслаштыручы да, бераз "акылдан шашкан" да булырга тиеш. Һәр бәйрәмне син үз күңелең аша үткәрәсең, - ди "Бал-май" бәйрәм оештыру агентлыгына нигез салучы, тамада Марсель Мәхмүтов.



Журналистларның: "Кайсы алып баручы кулайрак: ир-атмы, әллә хатын-кызмы? "дигән соравына, табын башлары һәркемнең үз урыны бар ди.



- Хатын-кызлар күңелнең нечкә кылларын тибрәтерлек сүзләр әйткәндә, ир-ат халыкның кәефен күтәрергә кирәк. Шуңа да алып баручыларның парлы булуы яклы без. Хатын-кызның тавышыннан туялар, аңа матур күлмәкләре белән сикереп йөрү дә килешми. Ә менә ир-егеткә нәрсә кыланса да ярый, - ди Зәмира Рәҗәпова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading