Кредит, бурычка акча алу түгел, аңа теш-тырнагың белән каршы булып та, банклар сездән кредит түләүне таләп итәргә мөмкин. Гадәттә бу ике кешенең исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме туры килгән очракта шулай була. Бу очракта нишләргә һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Әлеге сорауга Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте җавап бирде.
– Иң элек кеше бурычы булмый торып та, аңа карата эш кузгатуларын ачыклый икән, Суд приставлары федераль хезмәте сайтына кереп, сервис аша исем-фамилиягез, әтиегез исемен язып, мәгълүматны тикшерегез.
Шул ук сервиста сезгә карата эш кузгалткан суд приставлары бүлеге хакында да мәгълүмат табарга мөмкин. Сез шул бүлеккә яисә Суд приставлары Федераль хезмәте идарәсенә (Казан шәһәре, Р.Яхин урамы, 3нче йорт) ялгышлык белән сезгә карата эш кузгатулары хакында гариза язасыз. Гариза белән бергә, паспорт, СНИЛС һәм ИНН күчерелмәсе кирәк булачак.
Документларны кабул иткәннән соң, сезгә карата ачылган эш туктатылачак. Әгәр дә хезмәт хакыгызны тотып калганнар икән, суд приставлары аларны кайтару буенча эшләргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар