16+

Ана капиталының бер өлешен кулланган идек. Ничә сум калганын ничек белергә?

Ана капиталының бер өлешен кулланган идек. Хәзер ничә сум акчабыз калган икәнен белмибез. Аны берәр ничек тикшереп буламы? 

Ана капиталының бер өлешен кулланган идек. Ничә сум калганын ничек белергә?

Ана капиталының бер өлешен кулланган идек. Хәзер ничә сум акчабыз калган икәнен белмибез. Аны берәр ничек тикшереп буламы? 

Ана капиталы сертификатында күпме акча барлыгын пенсия фонды һәм дәүләт хезмәте порталы аша тикшереп була. Моны ЕСИА (аутентификация һәм идентификациянең бердәм системасында) теркәлгән гражданнар эшли ала. Калган акча турындагы белешмә PDF (ПДФ) форматында бирелә. Моннан тыш ана капиталы турындагы мәгълүматны Пенсия фондының теркәлү урыны буенча бүлегенә барып белешергә дә мөмкин. Белешмәне 8-800-600-03-57 телефоны аша алдан гариза биреп алырга да була. Гадәттә белешмә бер көндә әзерләнә, чиратсыз бирелә. Белешмәне алганда үзең белән шәхесне раслый торган документ кирәк булачак, дип аңлаттылар Киров районы пенсия бүлегендә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading