16+

Чит телне белмәсәң, нишләргә?

Чит илдә җитештерелгән җиһаз сатып алдым. Аны куллану буенча белешмәлек чит телдә генә язылган. Берни аңламыйм. Бу очракта мин нишли алам? Зәринә Сафина, Казан.

Чит илдә җитештерелгән җиһаз сатып алдым. Аны куллану буенча белешмәлек чит телдә генә язылган. Берни аңламыйм. Бу очракта мин нишли алам? Зәринә Сафина, Казан.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә.

– Кулланучылар хокукларын яклау турындагы 8нче законның 1нче маддәсе нигезендә, кулланучы товарны җитештерүче турында тулы мәгълүмат алырга хокуклы. Әлеге законның 2нче маддәсендә әйтелгәнчә, сатып алу, хезмәт күрсәтү хакындагы документлар рус телендә, өстәмә рәвештә товар җитештерүче теләге белән, башка телләрдә дә языла ала. Закон нигезендә, сатучы кулланучыга товар турында бар мәгълүматны да рус телендә җиткерергә тиеш. Бәясен генә рус телендә әйтү турында сүз бармый, товарны куллану үзенчәлекләрен дә, башка документларны да рус телендә аңлатырга бурычлы. Гадәттә, намуслы кибетчеләр җитештерүчедән белешмәлекнең тәрҗемәсен соратып ала. Әгәр дә инструкциядә рус телендә аңлатма юк икән, ул закон буенча кимчелекләре булган товар булып санала. Димәк, аны башкасына алыштырырга, кире кайтарырга да мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading