16+

Чокырны урап узган өчен җәзага тартырга мөмкиннәр

Җәйгә чыксаң юллар начар. Асфальт ярыла, чокырлар барлыкка килә. Җиңел машиналар еш кына шул юлсызлыктан зыян күрә. Тәгәрмәч тишелә, дисклар ватыла. Машинаны саклап калу өчен ул чокырларны каршы як полосага чыгып урап узарга ярыймы? Моның өчен штраф түләттермиләрме? Айрат Хәбибуллин, Казан.

ЮХИДИ хезмәткәрләре аңлатуынча, Юл йөрү кагыйдәләре буенча һәлакәтне булдырмас өчен машина йөртүче юлдагы каршылыкны урап уза ала. Дөрес, монда юл билгеләренә игътибар итәргә, кагыйдәне бозмаска кирәк. Тик еш кына бу очракта кагыйдә бозмыйча мөмкин түгел. Юлдагы һәр нәрсә дә каршылык булып саналмый. Юл йөрү кагыйдәләренең 1.2нче пункты буенча каршылык – ул юлны дәвам итәргә мөмкинлек бирмәгән хәрәкәтсез объект.

Юлдагы зур чокырлар бу төшенчәгә карый. ГОСТ буенча озынлыгы буенча 15 сантиметрдан, киңлеге 60 сантиметр, тирәнлеге 5 сантиметрдан зуррак булган чокырларны махсус билгеләр белән искәртергә кирәк. Караңгыда машина йөртүче төшеп китмәсен өчен яктылыкны кайтаручы билгеләр дә куелган булу шарт. Кызганыч, бу билгеләрне куярга оныталар.

Шуңа да машина йөртүчеләргә авырга туры килә. Чокырга төшеп машинаны ватмас өчен күпләр каршы як полосага чыга. Әгәр асфальттагы билге өзек-өзек икән, мондый очракта каршы як полосага чыгып каршылыкны узарга ярый. Дөрес, бу һәлакәт китереп чыгарырга тиеш түгел. Иң мөһиме – куркынычсызлыкны истә тотарга кирәк.

Әгәр инде каршы як полосага чыгу ярамаган, моны кисәтүче юл билгеләре булган урында кагыйдәне бозсагыз, 5 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр, яки 4-6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүләре бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading