16+

«Докторская» колбасасы нинди булырга тиеш?

«Тиздән җәй. Эсседә плитә янында басып торасы килми, шунлыктан окрошка, салатлар, бутербродлар ясау өчен еш кына «Докторская» колбасасын сатып алабыз. Әлеге популяр продуктны җитештерүчеләрнең кайсыларына ышанырга мөмкин?»  Г.Вәлиуллина. 

«Докторская» колбасасы нинди булырга тиеш?

«Тиздән җәй. Эсседә плитә янында басып торасы килми, шунлыктан окрошка, салатлар, бутербродлар ясау өчен еш кына «Докторская» колбасасын сатып алабыз. Әлеге популяр продуктны җитештерүчеләрнең кайсыларына ышанырга мөмкин?»  Г.Вәлиуллина. 

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова җавап бирә: 

– Күптән түгел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә пешерелгән «Докторская» колбасасына дегустация үткәрелде. Компетентлы комиссия тәме һәм тышкы билгеләре тиешле таләпләргә туры килүе ягыннан продуктның сыйфатына бәя бирде. Әмма аңа кадәр барлык үрнәкләр дә микробиологик, физик-химик һәм гистологик күрсәткечләр буенча лаборатор тикшерүләр узды. 

Дегустациягә 12 җитештерүче – Татарстан, Мәскәү, Мордовия һ.б. предприятиеләрнең «Докторская» колбасасы тәкъдим ителде. Республика сәүдә объектларында аларның бәясе 279-671 сум тәшкил итә. 

Барлык үрнәкләр кулланырга яраклы дип табылса да, кайберләренең составына карата искәрмәләр дә бар. Әйтик, кайбер үрнәкләрдә механик рәвештә сөяктән аерылган кош ите (әлеге продуктта ул булырга тиеш түгел), соя изоляты, крахмал табылган – боларның берсе дә этикеткада күрсәтелмәгән. Норматив документ таләпләренә туры килми торган продукция җитештергән предприятиеләргә күрсәтмәләр җибәреләчәк. Аларны үтәмәгән җитештерүчеләрне штрафлар көтә. 

Дегустация нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт. «РМ АГРО» ҖЧҖ (Мамадыш шәһәре), «МКП «Атяшевский» ҖЧҖ (Мордовия) һәм «Дымовское колбасное производство» ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре) лидерлар өчлегенә керде. 

Яшел Үзән районында җитештерелә торган «Докторская» колбасасы исә – аутсайдерлар рәтендә. 


САТЫП АЛУЧЫ КОЛАГЫНА
«Докторская» колбасасын сатып алганда, аның тышкы күренешенә игътибар итегез. Әлеге продукт бертөрле алсу яки аксыл-алсу төстә булырга; консистенциясе тыгыз, фаршы тигез итеп катнаштырылырга; исе әлеге төр эшләнмәгә хас, тәмләткечләр исе аңкып торырга, чамасын белеп, тоз салынырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading