Эштә туган көн уздырырга уйлаган идек. Хатыным, эш урынында эчү, бәйрәмдә булса да, закон бозу булып санала, ди. Моның өчен эштән куарга да мөмкиннәр, имеш. Бу чынлап та шулаймы? Корпортивны эштә уздырырга ярыймы? Спиртлы эчемлек кулланганны раслар өчен медицина тикшерүе узарга кирәкме? Айзат Шәрипов, Чаллы
Сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:
– Хезмәт кодексының 81нче матдәсе,беренче бүлеге, 6нчы пунктының “б” пункт астында әйтелгәнчә, хезмәткәрне эш урынында исерек килеш күрсәләр, шулай ук, наркотик,токсин матдәләр кулланып килгән өчен эштән чыгара алалар.
Россиянең Югары суды Пленумының 2нче карарындагы 42нче пунктында әйтелгәнчә, эш вакытында хезмәткәрләр спиртлы эчемлекләр, наркотик, тоскин матдәләр куллансалар, эш бинасы территориясендә исерек килеш күренсәләр, яки эш буенча башка урынга баргач эчсәләр эштән азат ителергә мөмкиннәр. Күпләр спиртлы эчемлек кулланганны раслар өчен медицина тикшерүе узарга кирәк, дип саный. Әмма, закон нигезендә исерек икәнне коллегаларның аңлатмалары, башка дәлилләр дә раслый ала. Бәйрәмгә килгәндә, әгәр дә җитәкче сезне эш буенча берәр урынга җибәрде һәм анда сезгә дусларча гына эчәргә тәкъдим итәләр икән, сак булырга кирәк. Эш урынында булмаса да, эш вакытында эш буенча мәсьәләне хәл итәргә барган урында эчү кагыйдә бозуга керә.
Әгәр дә коллегалар белән эштән соң, әмма эш урынында бәйрәм итәргә уйладыгыз, ди, спиртлы эчемлекләр куллану шулай ук бик дөрес түгел. Бергә бәйрәм итеп утырганда эчкән өчен җитәкче куып чыгармаса да, эчке хезмәт кагыйдәләре буенча хезмәткәр эш урынында эштән соң да эчәргә тиеш түгел. Иң ышанычлысы – җитәкченең корпоротив үткәрелү турында карар чыгаруы. Бу вакытта, эштә дә иркенләп бәйрәм итәргә мөмкин. Шулай ук эш урыннан читтә бәйрәм ял итү дә куркынычсыз. Икенче көнне хәлегез мөшкел икән, рәсми төстә ял алуыгыз хәерле.Чөнки, махмырдан җәфаланган кешенең хәлен алкоголь кулланучыныкы белән тиңләштерергә мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар