16+

Фаркопны дөрес урнаштырмасаң - штраф көтә

Соңгы арада редакциягә машинадагы фаркоп өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре штраф сала башлаганнар, дигән шалтыратулар еш килә башлады. Бу законлымы, дип кызыксына машина йөртүчеләр.

Фаркопны дөрес урнаштырмасаң - штраф көтә

Соңгы арада редакциягә машинадагы фаркоп өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре штраф сала башлаганнар, дигән шалтыратулар еш килә башлады. Бу законлымы, дип кызыксына машина йөртүчеләр.

Машинага арба тагу җайланмасын урнаштыруның үз тәртибе бар
Фаркопны законлаштыру хакында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән сөйләштек.
Фаркоп – арба, квадроцикл башка техника тагу өчен машинага беркетелә торган җайланма. Чынлап та канун нигезендә теркәлмәгән фаркоп өчен машина хуҗасын штрафка тарта алалар икән. Штраф суммасы 500 сум. Шуңа да фаркопны канун нигезендә дөрес итеп теркәү мөһим.
Бу җайланманың алына һәм алынмый торганнары була. 750 килограммга кадәр прицеп тактырылган фаркоплы машина белән идарә итү өчен В категорияле машина йөртү таныклыгы булу да җитә.
Кеше үзе мөстәкыйль рәвештә фаркоп куйдыра икән, бу машинаның конструкциясен үзгәртү булып санала, шуңа да штраф каралган. Бу җайланманы ышанычлы кибеттән алып, законлы урнаштыру кирәк.
Моның өчен шул җайланманы кую белән шөгыльләнгән лабораторияләрдән рөхсәт кәгазе аласың. Аннары үзгәрешләрне ЮХИДИ белән килештереп, техник тикшерү уздыру бүлегенә гариза язарга, аннары гына фаркопны урнаштырырга була.
Лабораториядән алынган беркетмәне ЮХИДИ хезмәткәрләре чагыштырачак. Барысы да конструкциягә туры китереп эшләнгәнне раслар өчен ЮХИДИга гариза, паспорт, машина документларын, фаркопка документларны тапшырасың. 800 сум дәүләт пошлинасын түләргә туры киләчәк. Ахырдан ЮХИДИ идарәсендә машинаның ПТСыңда һәм СТСында үзгәрешләр теркәләчәк.
 

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading