16+

Фатирдагы әби өлешен ничек күчерергә?

Безгә туганыбыз мирас буенча фатир тапшырды, ләкин әлеге фатирга бездән кала әбиебез дә хуҗа. Ул башка шәһәрдә яши, шуңа да аңа бу фатир кирәкми. Әбинең өлешен үзебезгә ничек күчерә алабыз? Альбина Мөдәрисова, Казан.

Әбиегезнең өлешен бары тик аның ризалыгы белән генә күчерә аласыз. Моның өчен фатирга кагылышлы барлык документлар, фатирның мирас буларак күчкәнен дәлилли торган документ белән нотариуска барасыз. Алдан ук документларның күчермәсен ясатып, дәүләт салымын түләп куйсагыз була. Сезнең белән нотариуска әбиегез дә барырга тиеш. Пенсия яшендә булганнарга үзе теркәлгән хастаханәдәге наркологтан учетта тормаганын дәлилли торган белешмә дә кирәк булачак. Әгәр дә әбиегез, сәламәтлеге сәбәпле, үзе бу эшне башкарырлык булмаса, аның өчен вәкаләтле вәкиле җавап бирәчәк. Фатир өлеше күчерү мирас алганнан соң 30 көн үткәч кенә башкарылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading