16+

Гриппка каршы вакцинада агулы матдәләр бар?!

Бездә җитештерелгән гриппка каршы вакцинада консервантлар бар дип ишеттем. Алар организм өчен агулы икән. Нинди зыян китерергә мөмкиннәр? Сәрия Гаязова, Әгерҗе.

Бездә җитештерелгән гриппка каршы вакцинада консервантлар бар дип ишеттем. Алар организм өчен агулы икән. Нинди зыян китерергә мөмкиннәр? Сәрия Гаязова, Әгерҗе.

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, консервантлар бездә җитештерелгән вакциналарда гына түгел, чит илнекендә дә була. Бу консервантларның күпме күләмдә булуы мөһим.
– Кибеттән 30 көн әчеми торган сөт алып эчәбез. Андагы консервантларны санаган кеше юк. Прививкадагы консервантлар саны, без көндәлек куллана торган ризыктагы консервантлар күләме белән чагыштырганда, бер тамчы гына. Без ризыклар аша ул консервантларны көненә бәлки берничә грамм ук кулланабыздыр. Балалар һәм авырлы хатын-кызлар өчен каралган прививкаларда консервантлар бөтенләй юк. Белгечләр тикшерүләре күрсәткәнчә, бездә җитештерелгән вакциналарны курыкмыйча кулланырга була, алар сыйфатлы һәм чит илләргә дә тәкъдим ителә ала, – ди Сергей Осипов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading