16+

Кер юганда ничек экономияләргә?

Кер юу машинасы суны, димәк, акчаны да күп тота кебек тоела. Моның берәр экономияләү ысуллары юкмы икән? Мәдинә Гарипова, Казан.

Кер юганда ничек экономияләргә?

Кер юу машинасы суны, димәк, акчаны да күп тота кебек тоела. Моның берәр экономияләү ысуллары юкмы икән? Мәдинә Гарипова, Казан.

Сорауга «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе җавап бирә:
– Кер юу машиналары иң күп энергияне суны җылыткан вакытында ала. Шунлыктан кайбер җитештерүче предприятиеләр турыдан-туры кайнар суга тоташтырып була торган кер юу машиналары модельләрен эшләде. Алар, салкын суга көйләнелгән кер юу машиналары (кер юганда температура 40 градуска җиткерелә) белән чагыштырганда, электр энергиясенә 72 процентка кадәр экономия бирә. Моннан тыш, автомат тапшыргыч керне юу өчен кирәкле кадәр күләмдәге генә суны ала, шул рәвешле электр энергиясе азрак сарыф ителә.

Әгәр бу шарт булмаса, төрле порошоклар һәм өстәмәләр белән, махсус программа кулланып, электр чыгымын киметергә була. Ул 40-60 градус температурада да бик пычрак керләрне агарту мөмкинлеге бирә. Су кайнарлыгын 90 градустан 40-60 градуска төшергән очракта, электрга 25 процентка кадәр экономия ясала.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading