16+

Милкең белән кызыксынучылар артса, нишәргә?

Йортымны сатарга да куймадым, тик нигәдер гел шалтыратып кызыксына башладылар? Бу очракта ниш­ләргә була? Сания Гарифуллина, Яшел Үзән.

Милкең белән кызыксынучылар артса, нишәргә?

Йортымны сатарга да куймадым, тик нигәдер гел шалтыратып кызыксына башладылар? Бу очракта ниш­ләргә була? Сания Гарифуллина, Яшел Үзән.

Ышанычнамәдән файдаланып, торак милекчеләрен ярык тагарак янында калдыручы мошенниклар еш очрый. Шуңа да Татарстан Росреестры дәүләт торак милекчеләренең хокукларын яклау өчен өстәмә алым уйлап тапкан.

Һәр кеше Росреестрга милеге белән алыш-бирешләр бары аның катнашында гына узачак, дип гариза тапшыра ала. Бу очракта гариза язган кешенең торагы белән кызыксынучылар булган очракта, хәтта милекче исеменнән ышанычнамә кәгазе белән килсәләр дә, сораулар каралмаячак. Торакның хуҗасына аның йорты белән кызыксынулары хакында хәбәр итәчәкләр. Әлеге хезмәт – түләүсез. Гаризаны электрон рәвештә, Росреестрга барып та язарга була. Республикада быелның тугыз аенда шундый 2476 гариза тапшырылган. Сүз уңаеннан, торак милекчесе үз йорты белән кемнәр кызыксынганын үзе дә белә ала. Бу гариза – түләүле. Физик затлар өчен – 400 сум. Мәгълүматларны электрон формада соратсаң, белешмә 250 сумга төшәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading