16+

Ни өчен дин әһелләре фитыр сәдакасының күләмен билгели?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) әйтте: “Бу дөнья – ахирәт басуыдыр, дөньяда ни чәчсәң, ахирәттә шуны урырсың”. Шуңа да өметләник: шушы дөнья тормышында кылган яхшылыкларыбыз, мохтаҗларны сөендерүебез, башкаларга ярдәм итүебез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә ахирәттә, Кыямәт көнендә безгә ярдәм итәр, шатландырыр, олуг нигъмәтләре белән бүләкләр.

Фитыр сәдакасына төгәл аңлатманы беләсе килгән иде. Ни өчен дин әһелләре аның күләмен билгели? Башка вакытта күпме бирәсең килсә, шулкадәр бирәбез бит?

“Фитыр” сүзе гарәп телендәге “фәтара” тамырыннан төзелгән, ул “ашау” мәгънәсендә тәрҗемә ителә (чагыштыру өчен: “футур” – иртәнге аш, “ифтар” – авыз ачу (кояш баегач ашау, уразадан чыгу), “фитыр” – мохтаҗны, фәкыйрьне ашату нияте белән бирелә торган сәдака. Шулай итеп, әлеге сәдаканың төп максат-мәгънәсе – мохтаҗ кешеләргә Ураза гаетен бәйрәм итәргә, күркәм төстә үткәрергә булышу. Шуңа күрә гает алдыннан фитыр сәдакасын күп җирлекләрдә ризыклата, ягъни төрле тәм-томнар белән бирү гадәте бар.

Татарстан мөфтияте тарафыннан фитыр сәдакасы арпа бәясеннән хисаплаганда 100 сум, йөзем бәясеннән исә 600 сум итеп билгеләнде (ягъни иң аз дигәндә фитыр 100 сумны тәшкил итә, кемнеңдер күбрәк бирергә мөмкинлеге бар икән – рәхим итсен: һәркем күпме бирә алачагын үзе чамалый).

Ни өчен фитыр сәдакасының минималь күләме билгеләнә? Бу конкрет җирлектәге җәмгыятьнең икътисади хәленә бәйле: әйтик, бер мохтаҗ кешегә 10 сум фитыр бирдең ди, бездә  бу акчага нәрсә алырга була? Ә 4 кешелек гаилә исеменнән бер мохтаҗга 400 сум бирсәң, ул бәйрәм өстәленә әзме-күпме тәмле әйберләр инде алып кайта ала. Шулай итеп, фитыр сәдакасының бу яки теге җирлектәге  ярма, хөрмә, йөзем бәяләре белән бәйле булуы очраклы түгел.  

Ислам шәригатендә каралган шушы сәдака, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Галимнәр белдергәнчә, ул тотылган уразаның кимчелекләрен юк итә, уразаны камилләштереп, Аллаһы Тәгаләнең аны тәмам кабул итүенә сәбәп була.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) әйтте: “Бу дөнья – ахирәт басуыдыр, дөньяда ни чәчсәң, ахирәттә шуны урырсың”. Шуңа да өметләник: шушы дөнья тормышында кылган яхшылыкларыбыз, мохтаҗларны сөендерүебез, башкаларга ярдәм итүебез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә ахирәттә, Кыямәт көнендә безгә ярдәм итәр, шатландырыр, олуг нигъмәтләре белән бүләкләр.

Җавапны Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading