16+

Пенсионерларга кайда укырга?

Бүген интернетсыз булмый. Табибка барсаң да, интернет аша язылырга кушалар, Пенсия фондында, банкларда да электрон хезмәтләрдән файдаланырга киңәш итәләр. Дуслар белән аралашканда да интернет җайлы. Тик өлкән буын кешеләренә нишләргә соң? Оныгымның мине өйрәтеп утырырга вакыты юк, Казанда интернетны үзләштерергә ярдәм иткән бушлай курслар юкмы? Хәниф Сибгатуллин, Казан.

Бүген интернетсыз булмый. Табибка барсаң да, интернет аша язылырга кушалар, Пенсия фондында, банкларда да электрон хезмәтләрдән файдаланырга киңәш итәләр. Дуслар белән аралашканда да интернет җайлы. Тик өлкән буын кешеләренә нишләргә соң? Оныгымның мине өйрәтеп утырырга вакыты юк, Казанда интернетны үзләштерергә ярдәм иткән бушлай курслар юкмы? Хәниф Сибгатуллин, Казан.

«Россия пенсионерлар союзы»ның Вахитов районы бүлеге рәисе Галина Габдерәшитова аңлатуынча, бүген дәүләт хезмәтләре электрон порталы ярдәмендә, өйдән чыкмыйча гына, тиз вакыт эчендә үзеңә кирәкле хезмәтләрдән файдаланырга була. Бу аеруча өлкән буын кешеләренә, инвалидларга уңайлы. Мәгълүмати технологияләр көндәлек тормышка актив үтеп кергән заманда, пенсионерларны да заманча мөмкинлекләрдән файдалана белергә өйрәтү мөһим. Моны күздә тотып, «Ростелеком» җәмгыяте, Россия Пенсия фонды белән берлектә, «Интернет әлифбасы» («Азбука интернета») дип аталган проект эшләп чыгарган. Әлеге пособиене пенсионерлар мөстәкыйль дә үзләштерә ала, аны укытучылар дәресләрдә дә файдаланырга мөмкин. Әлеге уку ярдәмлегенә кергән барлык материаллар www.azbukainterneta.ru. порталында урнаштырылган. Биредә пенсионерлар компьютер сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә, интернет-порталлардан, дәүләт хезмәтләреннән ничек файдаланырга, коммуналь хезмәтләргә ничек түләргә кирәклегенә төшенә ала. Барлык материаллар өлкән буын кешесенең психологиясен, мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелгән.

Курсларга килгәндә, менә инде сигез ел пенсионерлар компьютер грамоталылыгын «Өченче буын университеты» коммерциячел булмаган учреждениедә үзләштерә. Әлеге курслар «Россия пенсионерлар союзы»ның Татарстан төбәк бүлеге, Казан дәүләт медицина университеты, Республика пенсия бүлекчәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Университетта күбесенчә эшләмәүче пенсионерлар укый. Укыр өчен гаризалар гадәттә сентябрь башында пенсия бүлеге бинасында кабул ителә. «Өченче буын университеты» буенча сорауларыгыз булса, (843) 279-25-02, 279-25-12 номерлары аша белергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading