16+

Пенсия фондын алыштырып булмыймы? 

Пенсиямнең туп­ланма өлеше сакланган дәүләтнеке булмаган пенсия фондын алыштырырга теләгән идем. Күп функцияле үзәккә гариза тапшырырга баргач, кабул итмәделәр. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондында да гариза кабул итмибез, диләр.  Хәзер пенсиямнең туплана өлешен башка фондка алыштыра алмыйммыни? Фәридә Хәсәншина, Казан.

Беренчедән, пенсия белгечләре тупланма өлеш саклана торган Пенсия фондын биш елдан да ешрак алыштырырга киңәш итми. Бу очракта инвестиция керемен югалту ихтималы зур. Икенчедән, фондны алыштырырга теләүчеләр бары 1 декабрьгә кадәр генә гариза тапшыра алды. Өченчедән, Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин аңлатуынча, дәүләтнеке булмаган пенсия фондында, күп функцияле үзәкләрдә дә мондый гаризалар чынлап та хәзер кабул ителми.

Пенсиясенең тупланма өлешен бер фондтан икенчесенә күчерергә теләгән кеше моны Пенсия фондының клиент хезмәте яки дәүләт хезмәтләре порталы аша эшли ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading