16+

Пенсия күләме турындагы белешмәне каян алырга?

Пенсия турындагы белешмәне Пенсия фондына бармыйча гына алырга мөмкинме, ул белешмә нәрсә өчен кирәк? Әхәт Рафиков, Казан.

Пенсия турындагы белешмәне Пенсия фондына бармыйча гына алырга мөмкинме, ул белешмә нәрсә өчен кирәк? Әхәт Рафиков, Казан.

Элек пенсия размеры турындагы белешмәне теркәлү урыны буенча пенсия бүлегеннән генә бирсәләр, хәзер Татарстанның күпфункцияле үзәгендә онлайн режимда да алырга мөмкин. Республикада мондый күпфункцияле 53 үзәк эшли. Шулай ук Россия Пенсия фондының сайты, дәүләт хезмәтләре порталы аша да белешмәгә заказ бирергә була. Әлеге белешмә пенсионерның керемен күрсәтә торган рәсми документ булып санала. Аны, әйтик, банк кредиты рәсмиләштергәндә, ташламалардан файдаланырга кирәк булганда соратырга мөмкиннәр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading