2020 елның 22 гыйнварында миңа 55 яшь тула. 2014 елдан софинанслау программасында катнашып килдем. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына акча күчереп бардым. Ул акчаны кайчан алып була? Расиха Маннапова, Яшел Үзән.
– «Тупланма өлеш турында»гы 424нче Федераль канун нигезендә, (2013 елның 28 декабреннән гамәлдә) ир-атлар – 60 яшь, хатын-кызлар 55 яшь тулгач, тупланма өлешне алырга хаклы. Тупланма өлешне алыр өчен гариза язарга кирәк. Шуңа да сезгә, 55 яшь тулуга, дәүләтнеке булмаган пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак, – дип аңлатты Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлегенең иминиятләштерелгән затларның пенсия хокукларын бәяләүче төркемдә әйдәп баручы белгеч-эксперт Юлия Пронина.
Фото: Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар