16+

Үрдәкләргә ни булган?

Соңгы елларда үрдәкләрнең бездә кышларга калу күренеше күзәтелә. Нишләп алар җылы якларга очып китми? Әлеге кошларга өшү куркынычы янамыймы? Азамат Гобәйдуллин, Казан

Үрдәкләргә ни булган?

Соңгы елларда үрдәкләрнең бездә кышларга калу күренеше күзәтелә. Нишләп алар җылы якларга очып китми? Әлеге кошларга өшү куркынычы янамыймы? Азамат Гобәйдуллин, Казан

Җавапны Татарстан Республикасы биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте бирде:
- Ел саен дистәләгән мең су кошлары республика территориясендә кышларга кала. Моңа ачык сулыкларның күп булуы да йогынты ясый. Шуңа бәйле рәвештә, су кошларының безнең якларда кышлавы гадәти күренешкә әверелде.

Аларның күбесе шәһәргә җайлашкан. Үрдәкләрнең миграция инстинкты кими. Моның төп сәбәбе – даими рәвештә күпләп тукландыру. Уңышлы кышлау өчен аларга ачык су урыннары гына кирәк, шуңа күрә кошлар шәһәрнең катмый торган сулыкларына даими рәвештә очып килә, актив тукландыру урыннарына кабат-кабат кайта.

Кышын үрдәкләр туңмый! Аларның тән температурасы 42-43 градус диапазонында саклана. Тотрыклы температура, калын май катламы һәм тыгыз урнашкан каурыйлар көчле салкыннарга чыдам итә. Үрдәкләрнең тәпиләре тәннәренә караганда салкынрак, бу җылылык чыгуны бик нык киметә.
Ә энергияне экономияләү өчен кошлар, тәпиләрен түш астына кысып, боз өстендә озак кына хәрәкәтсез утыра ала.
Үрдәк җәрәхәтләнгән булса гына, аның өчен борчылырга кирәк.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading