16+

Сәфәр ае – хәтәр аймы?

Cәфәр – хәвефле ай, кайгы-хәсрәт килергә мөмкин, сәдакасын биреп куярга кирәк, диләр. Монда, чыннан да, хәвефләнергә җирлек бармы? Алсинә Шәрифуллина.

Сәфәр ае – хәтәр аймы?

Cәфәр – хәвефле ай, кайгы-хәсрәт килергә мөмкин, сәдакасын биреп куярга кирәк, диләр. Монда, чыннан да, хәвефләнергә җирлек бармы? Алсинә Шәрифуллина.

«Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев:
– Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә: «Аллаһ хозурындагы Китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле...» – диде («Тәүбә», 36). Шуларның дүртесе – хәрам айлар, бу – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм, рәҗәп айлары. Рамазан, зөлхиҗҗә, мөхәррәм айларын, башкаларныкына караганда, фазыйләтен артыграк кылды. Сәфәр аена килгәндә, ул Аллаһның башка айлары шикелле. Әлеге ай белән бәйле ырым-шырымнарның тамырлары җаһилият чорына барып тоташа. Гарәпләр элек хәтта айларның урыннарын үзгәртә, күчереп тора торган булганнар; сәфәр, шәүвәл айларында никахлашудан курыкканнар. Пәйгамбәребез (с.г.с.) моны тыйды, сәфәр ае турындагы төрле ырымнарга ышанырга ярамый, дип әйтеп калдырды. Безнең халыкта әле дә, ике Гает арасында никахлашырга ярамый, дигән ышану яши (ә бит Пәйгамбәр Гайшә анабыз белән нәкъ менә шәүвәл аенда никахлашкан). Аракылы туй үткәрәләр, ә Аллаһның ачуын чыгардым дип уйлап та карамыйлар, бу туй ике Гает арасына туры килде инде, дип борчылып йөриләр. Без айдан, көннән түгел, ә гамәлебездән куркырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading