16+

Сөннәт һәм фарыз нәрсә ул? Хәзрәт аңлатмасы

Исламда кешеләрнең гамәлләре фарыз, сөннәт, ваҗиб һәм башкаларга бүленә. Алар бер-берләреннән ничек аерыла, шулар турында аңлатып язмассызмы икән?

Сөннәт һәм фарыз нәрсә ул? Хәзрәт аңлатмасы

Исламда кешеләрнең гамәлләре фарыз, сөннәт, ваҗиб һәм башкаларга бүленә. Алар бер-берләреннән ничек аерыла, шулар турында аңлатып язмассызмы икән?

Укучыбыздан килгән әлеге сорауга “Өмет” мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабында язылганча, ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төргә бүленә: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкрүһ һәм мөстәкрәһ. 

Фарыз  гамәл – аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була (ислам диненең хаклыгына ышану, һәр көн биш вакыт намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү, мөмкинлеге булган кешегә хаҗ кылу). Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше диннән чыккан була. 

Ваҗиб гамәл – аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була (витр намазын уку, гает (ураза һәм корбан бәйрәме) намазларын уку, фитыр сәдакасын бирү, корбан чалу һәм башкалар). Аның ваҗиблыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше зур гөнаһлы була. 

Сөннәт  гамәл – аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә (яклавына) лаек булмый. Сөннәт гамәлләр: яхшы эшләрне “бисмилләһ” белән башлау, Коръән укыр алдыннан “Әгузе” әйтү, төчкергәч, “Әлхәмдүлилләһ” дип әйтү, иманлы кешеләргә сәлам бирү, мисвәк (теш чистарткыч) белән авызны пакьләү һәм башкалар. 

Мөстәхәб гамәл – аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмый, кыямәт көнендә дә шелтә тиешле булмый (нәфел, ягъни өстәмә намазлар уку, нәфел уразалар тоту, нәфел сәдакалар бирү, тәһарәт белән йөрү, буш вакытта Коръән уку һәм башкалар). 

Мөбах гамәл – аны кылган яки кылмаган кеше саваплы да,  гөнаһлы да булмый: хәләл ризыкларны туйганчы ашау яки эчү, утыру, басып тору, зарарсыз сүзләр сөйләү һәм башкалар. 

Хәрам гамәл – аны кылган кеше гөнаһлы була: кешене яисә хайванны җәберләү, гайбәт сөйләү, урлашу, исерткеч эчемлекләр эчү, зина кылу һәм башкалар. 

Мәкруһ гамәл – аны кылган яки дөрес дигән кеше дә гөнаһлы була: отыш уеннар уйнау, әдәпсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һәм башкалар. 

Мөстәкрәһ гамәл – аны кылган кеше гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек кылган була: зур-зур кабып ашау, базарда яисә урамда ашау, авызны капламыйча иснәү, кычкырып кикерү, бармак шартлату һәм башкалар.

Фото: http://dumrt.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading