16+

Театраль Сабан туе кайчан булачак?

Ел да артистлар театр Сабан туен уздыра иде. Бу юлы бәйрәмнең кайсы көнне буласы билгеле түгелме икән? Сания Мөбарәкшина, Яшел Үзән.

Ел да артистлар театр Сабан туен уздыра иде. Бу юлы бәйрәмнең кайсы көнне буласы билгеле түгелме икән? Сания Мөбарәкшина, Яшел Үзән.

Быел театраль Сабан туе Теләче районында узачак. 17 августка билгеләнгән, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат хезмәте. Бәйрәмдә кашыкка йомырка куеп кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш кебек традицион уеннар белән беррәттән, бию марафоны, эстафета кебек үзенчәлекле ярыш­лар да узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading