16+

Участок табибы түләүле хезмәт тәкъдим итсә, нишләргә?

Участок табибым хастаханәдә миңа кирәкле белгеч юк дип, “Окей, доктор” дигән сайттан табиб табарга куша.

Участок табибым хастаханәдә миңа кирәкле белгеч юк дип, “Окей, доктор” дигән сайттан табиб табарга куша.

Билгеле бу табибка күренү түләүле булачак. Соңыннан шушы табиб үзе дә сайтта акчага консультацияләр үткәрә икәнен белдем. Бу очракта табиб тиешле кеше минем хокукларны бозамы? Миңа ни эшләргә? Башка табибка күчәргәме?  Алия Сабирова, Казан

Сорауга юрист Анастасия Фирсова җавап бирде.

- Дөрес, бу очракта табиб пациентның хокукын бозган. Мондый хәл килеп чыккан вакытта беренче чиратта хастаханәнең баш табибына, яки аның урынбасарларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күп очракта конфликт шуның белән хәл ителә дә инде. Табиб нинди дә булса түләүле клиника, кыйммәтле дару яки нинди дә булса аерым бер белгечне генә тәкъдим иткән очракта да авыру моңа шикләнеп карарга тиеш. Пациентның сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Хастаханәдә тиешле белгеч булмаган очракта да авыруга башка хастаханәдәге аңа кирәкле белгечкә бушлай юллама бирергә тиешләр. Инде бернәрсә дә ярдәм итми икән, бездә кулланучылар хокукын яклый торган Роспотребнадзор оешмасы бар. Аңа мөрәҗәгать итеп тә була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading