16+

«Яңа гасыр»ны яңа елдан соң ничек карарга?

Яңа елдан цифрлы телевидение тулы көченә эшли башлаячак, диләр. Аналог тапшырулар бетәчәк. Без «Яңа Гасыр» каналын аналог тапшыру аша карый идек. Хәзер яңа елдан ул бетәчәкме? Саҗит Мансуров, Самара.

Яңа елдан цифрлы телевидение тулы көченә эшли башлаячак, диләр. Аналог тапшырулар бетәчәк. Без «Яңа Гасыр» каналын аналог тапшыру аша карый идек. Хәзер яңа елдан ул бетәчәкме? Саҗит Мансуров, Самара.

Татарстан Республикасы радиотелевизион үзәк филиалы белгечләре аңлатуынча, 2019 елдан халыкның 99 проценты цифрлаштырылган телеканаллар карый алачак. Кайбер телевизорлар цифрлы сигналны кабул итмәскә мөмкин. Моны тикшерү өчен телевизорны кабызып, «аналог» яки «сан» дигән төймәгә басып карарга була. Махсус приставкалар сатып алырга да мөмкин. Аналог телевидение тапшыруларын 2019 ел башында сүндерү планлаштырыла. Беренче чиратта федераль каналлар («Беренче канал», ­«Россия» каналы) цифрлы­га күчәчәк, төбәк каналлары исә үз язмышларын үзләре хәл итәчәкләр.
– «Яңа Гасыр» каналына килгәндә, ул яңа елдан соң да аналог тапшыру аша эфирга чыгачак, – диде Татарстан радиотелевизион үзәк филиалында баш инженер Булат Сафиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading