16+

Йокы бүлмәсендә шәмаил эләргә ярыймы?

Йокы бүлмәсендә шәмаил эләргә ярамый дип ишеттем. Бу дөрес сүзме? Әнисә Әхмәдуллина, Казан.

Йокы бүлмәсендә шәмаил эләргә ярамый дип ишеттем. Бу дөрес сүзме? Әнисә Әхмәдуллина, Казан.

Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев:
– Элекке вакытларда мөселманнарның йортлары кечкенә булган. Шул бер бүлмәдә ашаганнар да, йоклаганнар да. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) тә шундый шартларда яшәгән. Аның да йортында Коръән булган. Йоклар алдыннан Коръәнне укып, аны шунда өстәл өстендә дә калдыралар. «Аятел-көрси» догасын элеп кую да тыелмый. Кайбер галимнәр якынлык кылына торган бүлмәдә Коръән торырга тиеш түгел дип әйтсә дә, күпчелек моны тыймый.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading