16+

Зарарлы бөҗәк түгелме?

Шәһәрнең ял паркында наратлыкта йөрергә яратабыз. Кичә оныгым зур мыеклы бер кара бөҗәк тотып алып килгән. Зарарлы бөҗәк түгелме икән дип шиккә калдым. Алар агачларга зыян салмыйлармы?

Татар төбәкара ветеринар лабораториясе белгече Энже Гафурова җавап бирә:
– Сезгә очраган бөҗәк, чынлап та, зарарлы жук –усач булырга тиеш. Аларның мыекларының озынлыгы гәүдә озынлыгыннан да артык булырга мөмкин. Аларның бөтен дөньяда 26 000 төре билгеле, бу әле төгәл түгел, сан ел саен арта. Тараканның бу төре бигрәк тә ылыслы агачлар өчен куркыныч. Татарстанда мыеклы кара, нарат тараканы очрый. Бөҗәкнең бу төре – карантин бөҗәкләр исемлегендә. Алар хәлсез, начар үсештә булган ылыслы агачларны зарарлый. Мондый очракларны күрсәгез, безнең лабораториянең карантин бүлегенә шалтыратуыгыз сорала: (843) 223-03-18.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading