16+

2025 елда Осиновода 60 мең кеше яшәячәк

Моннан берничә ел элек туганыбыз Казан тирәсендә сатып алыр өчен фатир эзләде. Осиново бистәсендәге торакның бәясе дә канәгатьләндерә, табигате дә матур кебек, тик бистәдә ят ис бар, имеш. Нинди искә төренеп яши икән соң Осиново дип, бистә тормышы белән якынрак танышу өчен, юлга кузгалдык. Осиново бистәсе янында ук Казан кошчылык...

2025 елда Осиновода 60 мең кеше яшәячәк

Моннан берничә ел элек туганыбыз Казан тирәсендә сатып алыр өчен фатир эзләде. Осиново бистәсендәге торакның бәясе дә канәгатьләндерә, табигате дә матур кебек, тик бистәдә ят ис бар, имеш. Нинди искә төренеп яши икән соң Осиново дип, бистә тормышы белән якынрак танышу өчен, юлга кузгалдык. Осиново бистәсе янында ук Казан кошчылык...

Моннан берничә ел элек туганыбыз Казан тирәсендә сатып алыр өчен фатир эзләде. Осиново бистәсендәге торакның бәясе дә канәгатьләндерә, табигате дә матур кебек, тик бистәдә ят ис бар, имеш. Нинди искә төренеп яши икән соң Осиново дип, бистә тормышы белән якынрак танышу өчен, юлга кузгалдык.

Осиново бистәсе янында ук Казан кошчылык фабрикасы урнашкан. Шуңа да күпләр ят ис шуннан килә дип саный. Бистәгә килеп керүгә үк махсус иснәнергә тотындым. Алма, кыяр исе килә. Кибет каршындагы кечкенә генә базарда әбиләр, бабайлар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш саталар икән.


«Гөмбә мафиясе»

Фәния апа, инде 37 ел биредә яшим, ди. Тумышы белән Биектаудан. Якында гына бакчалары бар. Җыеп алган уңышының артыгын базарга чыгарып сата. Соңгы елларда бистә нык үзгәрде, урамнарны төзекләндерделәр, кеше саны да артты, ди Фәния апа.

Аның янәшәсендә бер абзый яшелчәләр белән бергә тавык йомыркасы да сата. Дистәсенә 50 сум сорый. Ун тавыгы көн саен ун йомырка сала икән.

- Быел алма бик күп булды, проблема тудырды. Кая куярга да белгән юк. Согын ясап та туйдык инде. Ике ел элек сыер да асрый идек әле без. Әй ул малкаем. Капканы ачуга, үзе белеп кыр­га чыгып китә иде, үзе кайта, сөтен сатып, күпме акча эшләдем, -ди. Үзен бистәдә «гөмбә мафиясе» дип йөртәләр икән.

- Елына ун меңлек гөмбә сатам мин. Гөмбәне кайчан җыярга, кайсы тәмле, кайда нәрсә үсә - барын миннән килеп сорыйлар,- ди абзый. Бер нәрсәгә игътибар иттем. Бабай үзе минем белән сөйләшә, үзенең ике яңагыннан яшь ага. Әллә сыерын сагынып елыймы, дисәм, бабайның алгы теше сынган икән бит. Сызлавына түзеп булмый, хастаханәгә дә барыр­га вакыт юк, ди. Бабайны кызганып, коллегабыз Зөлфия апа аңа авыртуны баса торган дару бирде. Олы яшьтәгеләр ис турында берни белми. Ул кайгы юк та аларда. Иң мөһиме - аларны борчымасыннар, пенсияне вакытында китерсеннәр, дөньялар тыныч булсын. Шөкер, Осиновода мәчет, бушлай дәвалану мөмкинлеге бар дип сөенәләр.

Икенче Бауман урамы

Мәктәптә укытучы булып эшләүче Эльмира Попова Осиновога әле яңа гына күченеп килгән. Моннан ике ел элек өч бүлмәле фатирын 2 миллион 800 меңгә сатып алган булган. Хәзер шундый фатир өчен 4 миллион сорыйлар, ди. Күрәсең, бистә популярлаша. Фатирны сатып алганда аны да ис проблемасы борчыган.

- Әмма хәзер, технологияләр алга киткән заманда, бу мәсьәләне хәл иткәннәр, күрәсең, без ис сизмибез, - ди Эльмира. Монда товар бәяләренең чагыштырмача арзан булуы да ошый аңа. - Май аенда үзебездәге «Майский» совхозында җитештерелгән кыяр, помидорның килосын 20 сумнан гына сатып алам, әзер камырны да монда 46 сумга табарга була. Шунысы да гаҗәп, ничә сәгать басып торсаң да, бистә үзәгендә полиция хезмәткәрләрен очратмыйсың. Полиция машинасы узып китү безнең өчен ят нәрсә. Димәк, бистәдә тормыш тыныч дигән сүз. Шул тынычлык, саф табигать үзенә җәлеп итте дә. Монда күченгәнемә бер генә дә үкенмим. Баланы да тыныч күңел белән мәктәпкә, урамга үзен генә чыгарып җибәрәм. Казан ераграк булган саен, яхшырак, минем өчен, - ди укытучы.

Осиново башкарма комитеты карамагына янәшәдәге Ремп­лер, Воронино, Яңа Тура, Яңа Николаевка авыллары керә. Бистәдә барлыгы 15 меңнән артык кеше яши. Үзенә күрә бер шәһәрчек. Без килер алдыннан гына бистәдә яңа парк ачылган. Аны булдыруда «Майский» ачык акционерлык җәмгыяте зур булышлык күрсәткән. Балаларга бүләк итеп 50 самокат, 50 ролик та тапшырганнар икән әле. Татар гимназиясе һәм «Васильки» балалар бакчасы каршындагы паркны күрергә без дә киттек. Биредәгеләр аны «икенче Бауман урамы» дип йөртәләр. Чөнки монда машиналарны кертмиләр. Шулай да яшел, кызыл утларын кабызып, светофор тора. Баксаң, уенчык икән ул. Балалар юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнсеннәр өчен, махсус куйганнар. Парк­ның бер ягы буйлап биек наратлар, икенчесендә ак каеннар үсеп утыра. Балалар тренажерларда күнегүләр ясыйлар, таганнарда атыналар, агачтан ясалган өйләрдә уйныйлар.

«Турал!» дип кычкырган тавышка сискәнеп киттем. Малай исеме булып чыкты ул. Гаҗәп­ләнүемне күреп, гимназиядә башлангыч сыйныф укытучысы Гөлфия Миңнуллина сүзгә кушылды.

- Яңа Тура бистәгә килеп кушылгач, «Салават күпере» торак комплексы төзелә башлагач, читтән килүчеләр күбәйде. Ерак көнчыгыш илләреннән кайтучыларның күбесе балаларын мөселман итеп күрәселәре килә. Шуңа да татар гимназиясенә бирәләр. Быел татар телендә сөйләшә белгән ике беренче сыйныф җыйдык, - ди Гөлфия ханым.

Осиново бистәсендә барлыгы 25 милләт кешесе яши икән. Читтән кайт­каннар өчен мәктәпләрдә ата-­аналарны да рус, татар теленә өйрәтә торган махсус курслар бар.
Паркның икенче башында, коляска тирбәтеп, ике яшь әни һава сулап йөри. Олыраклар төрле шартларга да күнегеп яшәргә ияләшкән булса, яшьләрне борчыган проблемалар җитәрлек. Яшь әниләр бер генә сырхауханә булганга аптырый.
- Шундый зур бистә, ә белгечләр аз, дүрт айга бер тапкыр Васильеводан табиблар килә. Аларга эләгер өчен су буе чират. Бер көнең сырхауханәдә үтә дигән сүз. «Салават күпере» торак комплексында ике, Осиновоның үзендә ике балалар бакчасы саналса да, туучылар саны күп. Безнең балаларга урын булырмы дип борчылабыз. Документлар җыярга туры килсә, үзебездә паспортистка эшләсә дә, теркәлү палатасы Яшел Үзән шәһәрендә. Яхшы түләнә торган эш урыннары җитми, декрет ялына чыкканчы, Казанга барып эшләргә мәҗбүр булдык, - ди алар.

Бистәдә ял итү, күңел ачу урыннары да аз. Казандагы кебек бер генә зур сәүдә үзәге ясап куйсалар да, җайлы булыр иде, диләр.

1793 елда бистәгә нигез салучылар ул чакта аның Казан белән Раифа монастыре арасында урнашкан булуына кызыгып төпләнгәннәр. Бүген дә күпләрне бистәнең башкалага якын булуы җәлеп итә. Бистәдән Казанга бары бер генә автобус йөрсә дә, машина белән ун минутта барып җитәргә була. Бистә зурая, заманчалаша, әмма бер нәрсә үзгәрешсез - Осиновода тыныч. Алга таба да шулай була күрсен, шәһәр шаукымы бистәгә йокмасын иде. Тагын бер нәрсә - ярты көн бистәдә йөреп тә алма, кыяр, помидор, нарат исеннән башка бүтән ят ис тоймадык биредә.

Сүзен-сүзгә
Осиново бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Мельникова:

- Елдан-ел бистәбез зурая. «Салават күпере - 2» микрорайоны төзелеп килә, «Майский» теплица комбинаты күпкатлы йортлар салырга җыена. Яңа Турада киләсе елда 12 биш катлы торак барлыкка киләчәк. Күпбалалы гаиләләр өчен аерым коттедж бистәсе төзелә. Элегрәк «Оргсинтез» заводыннан чыккан кара төтен, кошчылык фабрикасыннан килгән ис чынлап та халыкны борчый иде. Шөкер, хәзер заманча технологияләр ярдәмендә бу мәсьәләләр җайланды. Үзем озак еллар бистәдә баш табиб булып эшләүче буларак, элек хроник авырулардан интегүчеләр ешрак очраса, соңгы елларда Осиново бистәсе халкының сәламәтлеге яхшырды дип әйтә алам. Эш мәсьәләсенә килгәндә, «Майский» теплица комбинаты, кошчылык фабрикасыннан тыш, Яңа Николаевка авылында М7 индустрия паркы, бөтен илгә таныш җиһазларга комп­лектлар һәм матрасларга пружиналар җитештерүче «Спринг» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте эшләп килә. Шулай да эшкә сәләтле 50 процент кеше читкә китеп эшли.

Бистәдән кайбер күрше авылларга автобус булмавы да проблема. Әйтик, шул ук Яңа Николаевка авылына бару 9 чакрым. Казанга барганда да пик сәгатьләрендә кичке бишләрдән соң, бистәдән чыкканда 40ар минут бөкедән чыга алмый торасың. Бу мәсьәләне хәл итүне сорап шактый урыннарга мөрәҗәгать иттем. М7 трассасы аша башкалага автобус җибәрсәләр дә, отышлы булыр иде. Мәктәпләрдә урыннар җитмәү дә борчый. В.Карпов исемендәге лицейга беренче сыйныфка быел 8 класс җыелды. 680 урынга исәпләнгән мәктәптә 1200 бала белем ала. Чарасызлыктан кайбер сыйныфларны гимназия бинасына күчерергә мәҗбүр булдык. Киләчәктә лицей бинасына янкорма төзергә исәплибез. Максатыбыз - 2025 елга бистәдә яшәүчеләр санын 60 меңгә җиткерү. Күп эшләребездә төп ярдәмчебез «Майский» җәмгыяте. Алар ярдәме белән Осиновода тагын бер парк ачарга җыенабыз. «Майский» төзеткән торак йортның беренче катында 80 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Чәчәкләр, үсентеләр, төзелеш материал­лары белән дә булыша «Майский» җәмгыяте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading