Шәһри Казан

50 квадрат метрдан артмаган өйдә яшәүчеләр салым түләмәячәк

Киләсе елдан күчемсез милек өчен яңача түли башлыйбыз. Әлегә кадәр без милекнең инвентаризация бәясеннән чыгып түләгән булсак, хәзер ул базар бәясенә якынайтылган кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Димәк, кадастр бәясе югары булгач, салым түләве дә күпкә арта дигән сүз. Соңгы вакытта газета укучыларыбыздан да шуңа кагылышлы сораулар килә башлады. Сорауларга җавап...

Киләсе елдан күчемсез милек өчен яңача түли башлыйбыз. Әлегә кадәр без милекнең инвентаризация бәясеннән чыгып түләгән булсак, хәзер ул базар бәясенә якынайтылган кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Димәк, кадастр бәясе югары булгач, салым түләве дә күпкә арта дигән сүз. Соңгы вакытта газета укучыларыбыздан да шуңа кагылышлы сораулар килә башлады. Сорауларга җавап табу өчен, без Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе - Татарстанның атказанган икътисадчысы Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Мөнир әфәнде, газета укучылар, салымны без - пенсионерлар да түли башлаячакбыз икән, дип борчыла.
- 2015 елга кадәр пенсионерлар барлык төр милек салымыннан да азат ителгән иде. Биш фатирлары булса да, алар салым түләмәде. Хәзер исә бер генә милеккә ташлама бирелә. Әгәр дә пенсионерның биш фатиры бар икән, берсе өчен генә түләми булып чыга. Ә калган дүртесенә инде түләргә тиеш була. Ике гаражы бар икән, аның берсе өчен түли, берсенә юк. Кыскасы, һәр төр милекнең берсенә генә ташлама каралган.
- Салымны яңача түләү тәртибе турында да әйтеп китегез әле.
- Хәзер салымны базар бәясенә якынайтылган кадастр бәясеннән чыгып исәпли башлыйбыз. Әмма салым күләме кискен генә артып, халыкка түләү авырга төшмәсен өчен, базарга йомшак керү кебек, аны һәр ел саен 20 процентка күтәрә барып, 2020 елда гына тулысынча түләтү күздә тотыла. 2016 елда - аның 20, 2017дә - 40, 2018дә - 60, 2019да 80 процентын түләп, 2020 елда тулысынча түләячәкбез. Алда әле тагын биш ел бар, киләчәктә нәрсә булып бетәсен белмибез, аңа кадәр, бәлки, берәр төрле яңалык керер.
- Гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан артмаган торак йортлар өчен салым түләнмәячәк дигән сүз дөресме ул?
- Әйе. Бүлмәләрнең гомуми мәйданының - 10, фатирларның - 20, торак йортларның һәм дачаларның 50 квадрат метрыннан салым алынмый. Димәк, кечкенә шәхси йортларда яшәүчеләр салымнан азат ителә.
- Салым кайтару турында сөйләшик әле. Фатир сатып алган кеше аны ике төрле юл белән кайтара ала, диләр. Берсе 3-НДФЛ тапшырып, икенчесе ничек?
- Салым инспекциясеннән уведомление алып, эш урынындагы бухгалтериягә тапшыра һәм аның хезмәт хакыннан салым тотылмый башлый. Гадәттә, безнең хезмәт хакының 13 проценты тотып калына бит, бу очракта инде ул акча алып калынмый. Салымны бу рәвешле кайтару фатирларын ипотекага алучыларга кагылмый. Аны тулысынча түләп алучыларга гына бирелә ул мөмкинлек. Шунысын да искәртик, сатып алынган фатир бәясе күпме булуына карамастан, ике, биш, җиде миллионга алдыгызмы сез аны, кире кайтарыла торган акча 2 миллион сумнан гына исәпләнә. Аның 13 проценты исә 260 мең булып чыга, димәк, шул сумманы кайтара аласыз. Фатир ике кеше исемендә булса, аларның икесе дә шул акчаны кайтара. Ләкин моның кадәр акчаны бер ел эчендә бөтен кеше дә кайтара алмый, ул синең хезмәт хакыңнан тора. Хезмәт хакы азрак булганнар 260 меңне берничә ел кайтарырга мөмкин. Моның өчен ел саен 3-НДФЛ тутырып тапшырырга кирәк була.
- Элек салымны кайтару мөмкинлеге кешегә үз гомерендә бер генә тапкыр бирелә иде, бу өлкәдә дә үзгәрешләр бар икән...
- Хәзер берничә объектныкын кайтарып була, әмма максималь суммасы 2 миллионнан артмаска тиеш. Әйтик, берәү 1 миллионга бүлмә ала, аның салымын кире кайтара. Аннары фатир алырга мөмкин, бу очракта салымны шул фатирның 1 миллионыннан гына кайтара ала. 2014 елга кадәр салым кайтарганнар исә бу мөмкинлектән файдалана алмый, чөнки ул быелдан гына керде.
- Бер газета укучыбыз узган елны фатир сатып алу турында килешү төзегән, ә аны үз исеменә теркәү турындагы таныклыгын гыйнварда гына алган. Салым акчасын ул быелдан ук кайтара аламы?
- Юк. Киләсе елга гына, чөнки сатып алу турында килешү төзү ул торакның хуҗасы дигән сүз түгел. Аны үз исеменә теркәгәч кенә фатир хуҗасы санала. Димәк, аңа киләсе елны көтәргә кала.
- Түләүле медицина хезмәтеннән файдалану­чылар, укыганнары өчен түләүчеләр күпме акчаларын кайтара ала?
- Бер елга 120 мең сумга кадәр. Ягъни шуның 13 процентын кайтарасың. Әгәр дә инде ата-ана баласын түләп укыта икән, алар елына 50 мең сумнан кайтара ала. Бер балага 50 мең сумнан.
- Машина сатучылар да декларация тутырырга тиеш икән.
- Әгәр дә машинасы аның исеменә теркәлгән булып, өч елдан азрак вакыт узган булса, декларация тутырырга кирәк. Әмма ул әле салым түләргә тиеш дигән сүз түгел. Машинаның бәясе 250 мең сумнан артмаса, салым түләми.
- Әгәр дә 300 мең сумга саттым ди.
- Аның 250 меңе чигерелә, калган 50 меңнән 13 процент салым түлисе була. Яки инде машина сатып алгандагы чыгымнарның саткандагыга караганда күбрәк булуын расларга кирәк була. Үзегез беләсез, машинаны сатып алган бәядән артыкка сатып булмый. Моның өчен автосалон белән төзелгән килешү кәгазен, квитанция­гезне күрсәтергә тиешсез.
Декларация дигәннән, 30 апрельдә аны тапшыру вакыты төгәлләнә. Аны вакытында тапшырмаучыларга мең сум күләмендә штраф салына. Сораулары булган кешеләр 24-25 апрель көннәрендә Ачык ишекләр көненә килә ала.
PS. Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте управлениесе матбугат сәркатибе Валентина Капоненко хәбәр иткәнчә, социаль салымны кайтару буенча яңа үзгәрешләр көтелә. Хәзер түләүле медицина хезмәтләреннән кулланучылар һәм укыган өчен түләүчеләр салым инспекциясеннән уведомление алып, аны эш урынына бирсәләр, алардан салым тотылып калмый. Элек бу фатир салымын кайтаручыларга гына кагыла иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: