16+

«Адмирал» сабаклары

11 мартта Казандагы «Адмирал» сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң зур тикшерү башланды. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 16 апрельгә кадәр республика буенча 239 сәүдә ноктасын тикшерү бурычы куелды.

«Адмирал» сабаклары

11 мартта Казандагы «Адмирал» сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң зур тикшерү башланды. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 16 апрельгә кадәр республика буенча 239 сәүдә ноктасын тикшерү бурычы куелды.

Беренче булып Чаллыдагы «Комсомольский» базарының ябылуы турында язган идек инде. Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен, прокуратура Казандагы берничә эре сәүдә ноктасының эшчәнлеген туктатуын таләп иткән: 76 эшмәкәр эшләгән «Эмми» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (Тукай урамы, 115)-16, «Проспект» сәүдә үзәгенең ике объектында (Җиңү проспекты, 50А, 50Б) 14 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Себер тракты, 34 адресы буенча урнашкан күпфункциональ комплекста 265 хилафлык (!) теркәлгән. Беләсегез килсә, әлеге комплекска «АС Менеджмент» компаниясе хуҗа. Хәтерләсәгез, «Адмирал» сәүдә комплексы нәкъ менә «АС Менеджмент» карамагында булган.

Арчада исә суд прис­тавлары «Шаром-Даром» сәүдә комплексының өс киемнәре сатыла торган өченче катын яптырган. Җитмәсә, әлеге сәүдә ноктасы Арчаның нәкъ үзәгендә урнашкан. Өченче катта сәүдә кагыйдә бозу очраклары бетерелгәч кенә җанланып китәчәк.

Чаллыда янгын куркынычсызлыгы ягыннан 61 объект тикшереләчәк, 48ендә белгечләр булып киткән инде. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 48 сәүдә ноктасында 255 кагыйдә бозу очрагы ачыкланып, 90ы бетерелгән. Егерме вазифаи һәм ике юридик зат административ җаваплылыкка тартылган. Тикшерү барышында 430 мең сумлык штраф салынган. Хилафлыкларның күбесе склад биналарында янгын сүндерү системасы булмауга бәйле.

«Адмирал»дагы янгыннан соң, Казан прокуроры Рәфкать Уразбаев 10 апрельдән эштән китү турында рапорт язган. Документ Россия Генераль прокуратурасына җибәрелгән. Янгыннан соң аңа кисәтү ясалган иде, чөнки 2013 елда «Адмирал»дагы янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүне Рәфкать Уразбаев контрольдә тоткан. Ул вакытта 18 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, сәүдә комплексында хәтта янгын сигнализациясе белән янгын сүндерү системасы да булмаган, әмма прокуратура базарны яптыруга ирешә алмаган. Уразбаевтан кала, прокуратураның тагын биш хезмәткәре, шул исәптән Киров район прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Дворянский, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков боерыгы нигезендә, дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренчә, прокуратураның алты хезмәткәренә карата тикшерү эше башланган инде. Моннан тыш, республика прокуратурасы Казан прокуроры Рәфкать Уразбаев белән Казанның Киров районы прокуроры Равил Вахитов буенча хезмәт тикшерүе алып бара, материаллар тикшерү органнарына җибәреләчәк.

Татарстан прокуратурасы тикшерү органнарын «Адмирал» сәүдә үзәген арендалаган «Заря» оешмасы җитәкче урынбасарын да җинаять җаваплылыгына тартуларын таләп итә. Ә җитәкче урынбасары дигәнебез - «Заря» оешмасы җитәкчсе Гусейн Гахрамановның әтисе Гюльгусейн Наджафаров. Баксаң, «УК «АС Менеджмент» оешмасы җитәкчесе белән аренда килешүен Гахраманов әтисе кушуы буенча төзегән икән. Аннары сәүдә нокталары эшкуарларга субарендага тапшырылган. Нәтиҗәдә әлеге объект сәүдә комплексы буларак законсыз рәвештә эшләгән.
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «БИЗНЕС Online» басмасына биргән интервьюда Казан прокуроры Рәфкать Уразбаевның кайчандыр Гюльгусейн Наджафаров белән бер йортның бер катында яшәп, күршеләр булуын да әйткән. Ә «Болгар кызлары» җырлаганча, күршеләр, күршеләр - иң якын кешеләр...

«Кызыл әтәч» китергән афәттә 17 кеше һәлак булды, икесе - хәбәрсез югалганнар исемлегендә, 70тән артык кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Казан стационарларында бүген өч кеше дәвалана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading