16+

Апрельдән кем күпме пенсия алачак?

1 апрельдән пенсия арту турында «ШК» битләрендә хәбәр иткән идек. Бу хакта ­Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте тулырак мәгълүмат җиткерде. Апрельдән кемнең пенсиясе күпмегә артачак соң?

Апрельдән кем күпме пенсия алачак?

1 апрельдән пенсия арту турында «ШК» битләрендә хәбәр иткән идек. Бу хакта ­Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте тулырак мәгълүмат җиткерде. Апрельдән кемнең пенсиясе күпмегә артачак соң?

Федераль ташламага ия пенсионерларның, ягъни ветераннар, инвалидлар, радиациягә эләккән гражданнар, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик хезмәт Геройлары һәм башкаларның айлык пенсиясе 5,5 процентка индексацияләнә. Социаль пенсия алучыларның да айлык пенсиясе 10,3 процентка артачак.Бу яңалыклар республикада 78 меңнән артыграк пенсионерга кагылыр дип көтелә (аларның 75, 5 меңе - социаль пенсия алучылар). Шул рәвешле, социаль пенсия уртача 7 679 сум тәшкил итәчәк. Инвалид-балаларның уртача пенсиясе 11 442 сумга җитәчәк, сугыш елларында зыян алып инвалидлыкка чыккан, икеләтелгән ­пенсия алучылар 29 781 сум, шулай ук ике пенсия алучы сугыш ветераннары уртача 30 378 сум пенсия алачак.

Еш кына укучыларыбыз «Бөек Җиңүнең 70 еллыгы» уңаеннан өстәмә акча булырмы дип тә кызыксына. Пенсия фонды хәбәр итүенчә, тыл хезмәтчәннәренә 3 мең, сугыш ветеран­нарының ­пенсиясенә 7 мең өстәп бире­лә­чәк. Бу акчалар апрель-май айларында түләнәчәк.

Ел дәвамында Татарстандагы пенсионерларның айлык пенсиясе төбәктәге яшәү минимумыннан ким булмаячак. Безнең республикада ул сумма бүген 6 310 сумны тәшкил итә. Иминият ­пенсиясенә килгәндә, февральдә Татарстан буенча бер миллионнан артык кешенең пенсиясе артты. Картлык буенча уртача пенсия хәзер 12 300 сум булды. Августта исә эшләүче пенсионерларны да яңалык көтә, аларның иминият пенсияләре индексацияләнәчәк.

Сүз уңаеннан, Россия Пенсия фонды халык белән эшләүнең төрле юлларын эзли, шул уңайдан социаль челтәрләрдә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге үз интернет-блогын булдырган. Хәзер Пенсия фонды сайтына ВКонтакте, Twitter, Facebook социаль челтәрләре аша кереп тә яңалыклар белән танышырга була. Интернет аша тиз арада пенсиягә кагылышлы сорауга җавап алу, пенсион системадагы үзгәрешләрне карау мөмкинлеге дә бар.

- Төрле яшьтәге кешеләр социаль челтәрләрдә утыра, аралаша. Шуңа да халыкка якынрак булу өчен нәкъ менә интернет чыганакны файдаланырга булдык. Халык белән элемтә тудыруның уңайлы формаларын кулланабыз, - ди Россия ­Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading