16+

...дәлилли алсаң, алыштыр

Фирма кибетеннән бик кыйммәт бәягә кроссовкалар алган идем. Ике ай кияргә дә өлгермәдем, табаннары ярылып чыкты. Кибеткә кире алып баргач, сатучылар хәтта аңа экспертиза үткәрүдән дә баш тарттылар. Бу аларның баш авыртуы түгел, имеш. Нишләргә икән? Ания Фәрхетдинова, Казан - Гадәттә, аяк киеменә гарантия ике айдан да артыкка бирелми, -...

...дәлилли алсаң, алыштыр

Фирма кибетеннән бик кыйммәт бәягә кроссовкалар алган идем. Ике ай кияргә дә өлгермәдем, табаннары ярылып чыкты. Кибеткә кире алып баргач, сатучылар хәтта аңа экспертиза үткәрүдән дә баш тарттылар. Бу аларның баш авыртуы түгел, имеш. Нишләргә икән? Ания Фәрхетдинова, Казан - Гадәттә, аяк киеменә гарантия ике айдан да артыкка бирелми, -...

Фирма кибетеннән бик кыйммәт бәягә кроссовкалар алган идем. Ике ай кияргә дә өлгермәдем, табаннары ярылып чыкты. Кибеткә кире алып баргач, сатучылар хәтта аңа экспертиза үткәрүдән дә баш тарттылар. Бу аларның баш авыртуы түгел, имеш. Нишләргә икән?
Ания Фәрхетдинова, Казан

- Гадәттә, аяк киеменә гарантия ике айдан да артыкка бирелми, - ди эксперт Дина Майлова. - Әмма товарның гарантия срогы чыккан, ә аны алганга ике ел вакыт узмаган булса, сез аны сатучыга алып килергә хаклы. Икенче төрле әйткәндә, әгәр сез кроссовкаларны файдалану кагыйдәләре чикләрендә кигән булсагыз, сезгә бәйсез экспертиза үткәрүне оештырырга кирәк булачак. Әлбәттә инде, экспертизага сатучы да чакырыла. Экспертиза товарда җитешсезлек булганлыгын дәлилләгән очракта, сатучы сезнең таләпләрне канәгатьләндерергә - аяк киемен алыштырырга яки акчагызны кире кайтарырга тиеш булачак. Экспертиза өчен тотылган чыгымнар да сатучы кесәсеннән алыначак.

...алар күбрәк ял итә
Улыма әле 18 яшь тулмаган, әмма инде ул эре бер фирмада 8 нче аен эшли. Аңа отпуск ничек бирелергә тиеш?
Нурия Хәлимова, Казан

18 яшькә җитмәгән хезмәткәрләргә отпуск 31 көннән дә кимрәк булырга тиеш түгел. Аларга отпуск хезмәткәр өчен кайсы ай уңайлы, шул вакытта бирелә. Ә эш бирүче, ялларга график төзегәндә, аларның теләген истә тотарга тиеш. Бу төркемгә керүче хезмәткәрләргә тигән өстенлекләрдән тагын:
- ел саен бирелә торган түләүле отпускны икенче елга калдырырга ярамый, хезмәткәр ел саен ял итәргә тиеш;
- аларны отпусктан чакыртып алырга ярамый;
- отпускны акчалата алу тыела;
- өстәмә отпуск (аны алырга хакы булган хезмәткәрләргә) ел саен бирелә торганыннан тыш бирелә;
- түләнә торган отпуск өзлексез 6 ай эшләгәннән соң (хезмәткәрнең гаризасы нигезендә) бирелергә тиеш.

...корсет кияргә яратам
Үзем симезлектән интекмәсәм дә, бераз эчем чыгып тора. Шунлыктан, корсетлы күлмәкләр киеп йөрергә яратам. Аны гел киеп йөрүнең зыяны юкмы икән?
Сөмбел Зарипова, Казан

«Шөпшә» билле буласылары килеп, хатын-кызлар элек-электән үк төрле корбаннарга барганнар. Модага буйсынып корсетларны көн дә киеп йөри торган элеккеге чорда хәтта «хәл җыю урыннары» булган. Корсетка «кереп бикләнгән» ханым һәм туташлар бу урыннарда ятып хәл җыеп, сулышларын тигезли алганнар. Корсетларның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы бар, дигән фикер бәлки шуннан да тугандыр. Дөрес итеп кигәндә, корсетның бер зыяны да юк. Аны бары тик гәүдәгә дөрес итеп утыртырга гына кирәк. Әмма аларны берничә көн рәттән кияргә, корсет кигән килеш ятып йокларга гына ярамый. Авырлы хатыннарга аны кию бөтенләй тыела.

...тере утка карап утырасым килә
Өйгә камин аласыбыз килә иде. Аның ниндие яхшырак булыр икән?
Миләүшә Харисова, Казан

Каминнар утын яга, электр белән эшли торган һәм биокаминнарга бүленә. Әгәр дә сез утын агачларының очкыннар чәчрәтеп, шарт-шорт иткән тавышлар чыгарып януын тыңлап ләззәтләнергә һәм берочтан өегезне дә җылытырга уйласагыз, утын яга торган камин әйбәт булыр. Әмма мондый камин сатып алырга теләүчеләр ягу өчен бары тик яфраклы агачларны гына яки махсус брикетлар кулланырга, каминны бензин сибеп кабызмаска, каминны кабызганчы, форточкаларны ачарга, 2-3 тапкыр якканнан соң, каминны көлдән чистартырга, елына 1-2 тапкыр төтен юллыгын тикшереп торырга тиешләр.
Электр белән эшләүче каминнар күпфатирлы йортта яки төтен юллыгы ясап булмый торган коттеджларда яшәүчеләр өчен менә дигән. Боларын инде телевизор караган кебек карап утырырга да була, туйсаң, пультка басасың да сүндерәсең генә. Биокаминнар да фатир өчен уңайлы. Декоратив утыннар «ягып», бернинди корым һәм төтенсез эшли бу камин. Тиешле урынга биоягулык салып җибәрәсең дә, махсус кабызгычка басасың гына. Яндырыла торган биоэтанол кеше сәламәтлегенә зарар салмый.

...күзгә карап сөйләшүгә җитми
Бер газетадан интернет ялгызлык эпидемиясен тарата дип укыдым. Чыннан да шулай булса, бездә өйләнешүчеләр дә калмаска мөмкин бит. Яшьләр көне-төне интернетта утыра...
Айрат Фатыйхов, Арча

Урта яшьләрдәге кешеләрнең күпмесе ялгыз яшәвен санап чыкканнан соң, социологлар чын мәгънәсендә куркуга төшкән. Кешелек тарихында бу кадәр үк ялгызларның күрелгәне булмаган әле. Россиядә кешеләрнең - 40, АКШта - 35, Бөекбританиядә - 31, Япониядә 15 проценты үз кабыгына бикләнгән икән. Бу бит гаилә корырга, дуслар булдырырга теләмәүче дистәләрчә мең кеше дигән сүз. Бүген телефоннар һәм электрон СМСлар кешеләрне күзгә карап сөйләшүне алдагы көннәргә калдырып яшәргә этәрә. Оксфорд университеты профессоры Сьюзан Гринфилд экраннан гел СМС укып утыру сөйләшкәндә кешенең күзенә карау сәләтен юкка чыгара дигән фикердә. Көне-төне интернетта утыручыларның баш миләренең теләктәшлек, кызгану өчен җавап бирә торган зоналары бозыла икән. Алар хезмәттәшләренең, туганнарының кәефе бармы-юкмы икәнен дә аера алмыйлар. Галимнәрне иң куркытканы - ялгызакларның баш миләре үзгәрү. Гаиләле кешеләрнең баш миләренең күңелле мәгълүматларны, матур күренешләрне эшкәртә торган участогы актив булганлыктан, алар үзләре дә актив, ачык күңелле булалар. Ә ялгызакларда куркынычны сизүгә җавап бирә торган өлеш бар көченә эшли. Ялгызаклар өчен дөнья кара төсләргә буялган. Алар, үзләре дә сизмәстән, башка җенестән булганнарны чит-ят буларак кабул итәләр икән.

...телефонда акчаң җитсә
Казанда су һәм электр өчен интернет аша түләп була дип ишеттем. Бу чыннан да шулаймы, аның тәртибе ничек?
Сания Туктарова, Казан

Татарстанда Россия почтасы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне онлайн кабул итү буенча яңа проектны гамәлгә ашыра. Хәзер Казан, Чаллы һәм Түбән Камада яшәүчеләр, теләсә кайсы вакытта порталга кереп, «хезмәтләр өчен түләүләр» бүлегендә коммуналь хезмәтләр өчен, банк картасы ярдәмендә, акча күчерә алалар. Аннан комиссия җыемы алынмый. Кулланучы үзенең лицевой счетын бер тапкыр күрсәткәннән соң, коммуналь хезмәтләр өчен аннан соң җибәрелә торган счетлар клиентның шәхси электрон кабинетына килеп торачак. Порталда эшләр өчен, башта анда теркәлергә кирәк. Түләүләрне исә банк картасы белән генә түгел, кәрәзле телефондагы акчаны күчереп тә башкарырга була.

...аерылсаң да, хатын бит
Хатын белән ярты ел элек аерылыштык. Күптән түгел ул, бәхетсезлек очрагына юлыгып, инвалид калды. Хәзер элеккеге хатыным, судка гариза язып, миннән алимент даулый. Нишләргә?
Роберт Яруллин, Арча

РФ Гаилә кодексы нигезендә, элеккеге хатыннан яки ирдән суд тәртибендә алимент даулау түбәндәге төркемгә керүче гражданнарга мөмкин:
- элеккеге хатын авырлы булып калган очракта, ул авырлы булган чорда һәм уртак бала өч яшькә җиткәнче;
- уртак бала инвалид булган очракта яки балачактан I төркем инвалид баланы карауны үз өстенә алган иргә яки хатынга бала 18 яшькә җиткәнче;
- аерылышыр алдыннан яки аерылышканнан соң бер ел эчендә инвалид калган элеккеге хатынга (иргә);
- әгәр ир белән хатын озак еллар бергә яшәгән булсалар һәм алар аерылышканнан соң 5 ел вакыт узмаган булса, пенсия яшендәге акчага мохтаҗ иргә яки хатынга алимент тиеш була.
Әмма суд, түбәндәге очракларда эшкә яраксыз хатынны яки ирне караудан азат итәргә яки бу вакыт аралыгын киметергә дә (никахта вакытта яки никах өзелгәннән соң да) мөмкин:
- ир яки хатын исерткеч эчемлекләр яки наркотиклар куллану, алдан уйлап җинаять кылу нәтиҗәсендә инвалид калса;
- ир белән хатын никахта бик аз гына яшәгән булсалар;
- алимент даулаучы ир яки хатын гаиләдә үзләрен начар яктан күрсәтсәләр. Бу эштә һәр як үз таләпләрен нигезләүче саллы дәлилләр китерергә тиеш булып чыга.

...«ике»ле алдыкмыни?
Казанда 21 апрель көнне «Тоталь диктант» чарасы узган иде. Аның нәтиҗәләре казанлыларның белем дәрәҗәсе бик түбән булуын күрсәткән дип ишеттем.
Мәдинә Абашева, Казан

Дөрестән дә, «Тоталь диктант»та катнашкан 448 кешенең 101е «ике»ле алган. Ә катнашучылар арасыннан 167 кеше диктантны шул дәрәҗәдә начар язганнар ки, аларны төшереп кенә калдырганнар. «Өч»ле алучылар 126 кеше. «Дүрт»ле алган бәхетлеләр 52 кеше икәнлеге дә билгеле. Диктант язучылар арасыннан бары тик Ольга Бульина һәм Надежда Волобуевалар гына «биш»ле эләктергән. Оештыручылар күренекле язучы Захар Прилепин текстының мәктәптә языла торган гадәти диктанттан авыррак булуын яшерми. Бөтен ил күләмендә дә аның буенча «биш»ле алучыларның 1,5 процент кына булуы шуның белән аңлатыла.

...тәмлерәк булсын өчен
Даруларга ни өчен төрле буягыч матдәләр тутыралар икән? Без болай да химияне җитәрлек кулланабыз бит инде.
Илгизәр Мәгъсумов, Апас

Мәсәлән, даруның составында кара җиләк экстракты күрсәтелгән икән, кулланучыда бернинди дә шик тумасын өчен, даруны шәмәхә төскә буяп чыгаралар. Буягыч матдәләр психотерапия максатларын да күздә тота. Дару эчәргә мәҗбүр булган кеше, ак төстәге дарулар эчеп, үзен хаста итеп хис итмәсен өчен эшләнә бу. Инде килеп, буягычларны кайбер очракларда кулланмый мөмкин дә түгел. Препарат әзерләнә торган субстанция кайвакыт бик ямьсез төстә булып, аннан начар ис чыга. Пациентта җирәнү тойгысы тумасын өчен, даруны буярга туры килә. Бу бигрәк тә балалар өчен чыгарыла торган даруларга кагыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X