Шәһри Казан

Егерме ел эчендә – 141 100 фатир

«Батырлыкларыбыз күп булды. Әйтик, «Камгэсэнергострой» Казанда ун катлы дүрт подъездлы йортны 36 көндә сафка бастырган иде. Минтимер Шәймиев белән ноябрь башында барганда, нигез чокыры гына булса, 31 декабрьдә өй туе үткәрергә килдек. Үсмерлек чорыбыз тәмам, без булган көчебез һәм тәҗрибәбез белән тагын да җитдирәк мәсьәләләрне хәл итүгә әзер», - Дәүләт...

Социаль ипотека

Дәүләт торак фондының берничә программасы бар - социаль ипотека, тузган торак һәм 2012 елда гына барлыкка килгән аренда торагы. Социаль ипотека программасы 2005 елда башланган иде.

- Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов губернаторларга, сез дә Татарстандагы кебек социаль ипотека программасын эшләтеп җибәрегез, дигәч, аларның бер өлеше: «Моны беркайчан да эшләргә ярамый, юкса, без үләчәкбез. Безнең өчен бу космос кебек ирешә алмаслык», - диделәр, - ди Тәлгать Абдуллин.

Казанның меңьеллыгына Краснодар губернаторы Александр Ткачев килеп, социаль ипотека буенча төзелгән йортларны күргән дә, 15 көннән соң, делегация җыеп, кабат Казанга килеп төшкән.
- «Ни өчен сездә килеп чыга, ә бездән чыкмый», -дип аптырап беттеләр. Карар кабул итәр алдыннан без бәхәсләшәбез, әмма кабул ителгәч, һәркем үзенә кушылган эшне башкара, дип аңлаттым. Ә алар син тегене эшләмисең, син моны эшләмисең, дип, үзара ачуланыша башладылар. Шулай да бүген Краснодар торак төзелеше ягыннан ярыйсы гына хәлдә, - диде торак фонды җитәкчесе.

Социаль ипотека буенча йортларга бюджет оешмаларында эшләүче һәм ипотека программасында катнашучы предприятие эшчеләре дәгъва кыла. Кемгә фатир бирү-бирмәвен Путин да, Миңнеханов та түгел, комиссия җыеп, муниципалитет хәл итә. Әйтик, Казан хакимияте шундый шарт куйган: башкалада биш ел яшәмәгән, ягъни пропискасы булмаган кешене чиратка куймыйлар. Тик моның үз «эские» бар. Тәлгать Абдуллин әйтүенчә, Казан пропискасы булмаса да, документларны тапшырганда, комиссиягә Казанда эшләп, торакның бик нык кирәк булуын дәлилли алсагыз, фатирны пропискасыз да бирергә мөмкиннәр.

Реклама

Дәүләт торак фонды ипотеканың процент ставкасын арттырырга җыенмый, элеккегечә җиде процент булып калачак. Ә менә квадрат метрның бәясе үсәчәк. Чөнки төзелеш материалларының бәясе арта, эшчеләргә дә хезмәт хакын арттырырга кирәк. Казанда бер квадрат метрның бәясе төрле йортларда төрлечә: 28 меңгә дә, 33 меңгә дә табарга мөмкин, иң кыйммәте - 35 мең сум. Бәя йортның нинди шартларда төзелүенә карый.

2005-2014 елларда Дәүләт торак фонды 5,2 миллион квадрат метр торак төзегән, 86 338 гаилә яшәү шартларын яхшырткан: 60 574 гаилә - социаль ипотека, 7 261 гаилә - яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, 1 309 гаилә - авария хәлендәге йорттан күчерү программасы буенча.

Социаль ипотека программасы буенча Казанда 14 яңа микрорайон һәм торак комплексында 94 торак йорт төзелгән.

Бүген Дәүләт торак фондының иң зур проекты - 60 мең кешегә исәпләнгән «Салават күпере» торак комплексы (чагыштыру өчен: Актаныш белән Саба районнарында 31 меңәр кеше яши). Комплекста 12 торак районы булачак, хәзер утызлап кран шуларның дүртесен төзеп ята. Ел ахырында кешеләр, култык асларына мәчеләрен кыстырып, өй туен бәйрәм итәчәк. Дүрт ел эчендә «Салават күпере»н тулысынча аякка бастырырга ниятлиләр. Социаль ипотекага алынган йорт өчен түләп бетерергә иң күбе 27 ел бирелсә дә, халык, камыттан тизрәк котылу өчен, гадәттә, 15 елда каплап бетерә икән.

Аренда торагы

Шулай да соципотека программасы бераз арткы планга күчеп, фонд хәзер торакны арендага бирү программасын җәелдерергә уйлый. Хәзер, әйтик, Хәдичә апаныкын гына түгел, Торак фонды йортын да ялларга мөмкин. Җитмәсә, фондныкы Хәдичә апаныкыннан арзанрак булачак. Бу махсус шулай уйланылган, аренда торагы базардагы уртача бәядән 30 процентка кимрәк булыр, дип көтелә. Быел һәр район үзәгендә берәр аренда йорты төзеләчәк: мәсәлән, Лаешта - 18 фатирлы, Мамадышта - 27 фатирлы, Арчада - 12 фатирлы. Әлеге торакка карап, халыкның ихтыяҗы бармы-юкмы икәнлеген ачыклаячаклар.
Чаллыда IT-парк хезмәткәрләре өчен 108 фатирлы аренда йортын файдалануга тапшырганнар иде. Бер бүлмәле куыш өчен аена - 7 мең, ике бүлмәле өчен 9 мең сум түлисе. Әгәр кеше ике ай эчендә арендага түли алмаса, аны «хушыгыз!» дип, кул болгап озатып калачак­лар. Айныкын-айга биреп барсаң, күпме яшәсәң дә була. Казанда быел Горький шоссесы, Айдаров һәм Журналистлар урамында 289 фатирлы өч йортка кешеләрне кертә башлаячак­лар. Сүз уңаеннан, Югары Ослан районында төзелә торган Иннополиста да аренда йортлары төзелә. Кеше, фонд тәкъдим иткән куышта яши-яши, аны сатып алырга да мөмкин.

Сүзен-сүзгә

Дәүләт торак фондының барлыкка килү тарихы

Тәлгать Абдуллин, Татарстан Дәүләт торак фондының башкарма директоры:

- 90 нчы елларда илебез күз алдында җимерелеп барды. Республика җитәкчелегенең башы торак түгел, суверенитетка бәйле яшәеш белән каткан иде. Икътисади яктан әкренләп күтәрелә башлагач, беренче булып тузган торакта яшәүчеләр проблемасы килеп басты, аеруча Казан, Әлмәт, Чистай кебек тарихи шәһәрләрдә, Әлмәттә салам түбәле йортлар да бар иде әле. Ул вакытта Татарстан Президентының тузган торакны сүтү турында карары чыкты. Беренче эш итеп бюджетта махсус маддә булдырыйк та йорт төзергә акча бүлеп барыйк, диештек. Барып чыкмады, хезмәт хакын түләү өчен дә акча җитми иде. Аннары, тузган торакны сипләү отышлырак булмасмы, дип уйладык. Саный башлагач, бик күп акча кирәклеге ачыкланды. Шулчак Минтимер Шәймиев яңа йортлар төзү турында карар кылды. Ә моның өчен - фонд, фондка акча кирәк. Каян акча алырга? Берничә чыганактан җыярга килештек: торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән кергән күпмедер өлеш, нефтьнең сатылган бер барреленнән 15 сум һәм салымның күпмедер өлеше. Яңа йортлар төзелә башлагач, хезмәт урыннары барлыкка килде, төзелеш материаллары җитештерүче заводлар эшләп китте.

Дамир Бәдриев фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: