16+

Эш урынында җәрәхәт алганда нишләргә?

Эш урынында җәрәхәт алган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Айваз Кәримов, Чаллы. Эш урынында күңелсез хәл килеп чык­кан очракта, беренче чиратта хезмәтне саклау бүлегенә йә предприятие җитәкчесенә хәбәр итәргә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртып, зыян күргән хезмәткәрнең якыннарына бу хакта әйтергә кирәк. Башка хезмәткәрләргә куркыныч янамый икәнлеге ачыклангач, әлеге...

Эш урынында җәрәхәт алган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Айваз Кәримов, Чаллы.

Эш урынында күңелсез хәл килеп чык­кан очракта, беренче чиратта хезмәтне саклау бүлегенә йә предприятие җитәкчесенә хәбәр итәргә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртып, зыян күргән хезмәткәрнең якыннарына бу хакта әйтергә кирәк. Башка хезмәткәрләргә куркыныч янамый икәнлеге ачыклангач, әлеге бәхетсезлек очрагы махсус журналда билгеләнгән формада теркәлә. Бу хакта әлеге эш белән шөгыльләнүче оешмаларга, әйтик, Россия хезмәт инспекциясенә, Социаль иминиятләштерү фонды, прокуратурага хәбәр ителә. Тикшерү эше башланганчы, бәхетсезлек очрагы булган урындагы әйберләрне кузгатмау яки барысын да фотога, видеога төшереп калдыру сорала. Беренче көнне үк җәрәхәт алу турында медицина белешмәсе алу да мөһим. зыян күргән кешегә өч көн эчендә әлеге бәхетсезлек очрагы теркәлгән акт тапшырыла. Аның буенча эшкә яраксыз кешегә билгеләнгән тәртиптә иминият түләве бирелә.

Сорау, гозер, тәкъдимнәрегезне безгә 89178516962 һәм 8(843) 562-50-03 номерлары аша шалтыратып җиткерә аласыз. «ШК» сезне тыңлый!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading