16+

Җир кишәрлекләре тиешенчә теркәлмәсә, хуҗасыз булып санала

Казаннан ерак түгел җәйге бакчам бар. Әгәр җир кишәрлеге рәсми төстә теркәлмәсә, аны дәүләтнеке дип танырга һәм миннән алырга мөмкиннәр дип ишеттем. Бу дөрес хәбәрме? Салымнар түләмәс өчен, бакчаны рәсмиләштерми торган идем. Айсылу Гәрәева, Казан. Күп кешеләр, чынлап та, салымнар түләмәс өчен, җир кишәрлекләрен, бакчаларын шәхси милекләре итеп теркәргә ашыкмыйлар....

Казаннан ерак түгел җәйге бакчам бар. Әгәр җир кишәрлеге рәсми төстә теркәлмәсә, аны дәүләтнеке дип танырга һәм миннән алырга мөмкиннәр дип ишеттем. Бу дөрес хәбәрме? Салымнар түләмәс өчен, бакчаны рәсмиләштерми торган идем.

Айсылу Гәрәева, Казан.

Күп кешеләр, чынлап та, салымнар түләмәс өчен, җир кишәрлекләрен, бакчаларын шәхси милекләре итеп теркәргә ашыкмыйлар. 2015 елның 1 гыйнварыннан кергән яңа закон нигезендә, теркәү процессын тартып-сузып килү бакчачы файдасына түгел. Әгәр кеше милкен, кадастр исәбенә кертеп тә, биш ел эчендә Росреестр идарәсендә теркәмәгән икән, ул исәптән төшеп калдырыла, һәм кишәрлеге җирле үзидарә карамагына тапшырыла. Кыскасы, җир кишәрлеге хуҗасыз дип табыла, сезнең территориядәге төзелешне сүтеп атарга да мөмкиннәр. Шуңа да документларның рәсми рәвештә, дөрес теркәлгәненә тагын бер кат игътибар итәргә кирәк. Күп бакчачылар, бакчачы кенәгәсе булу барысын да хәл итә, дип саный. Әмма бу кенәгә милек хуҗасы дигәнне аңлатмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading