16+

Итекченең итеге юк

Сарык тиресеннән һәм йомшак киездән тегелгән чүәкләр белән сату итүче Галиуллиннарны республикакүләм уздырылучы күргәзмә-ярминкәләрдә, сабан туйларында еш очратырга мөмкин. Чүәкләрне алар үзләре тегә.

Итекченең итеге юк

Сарык тиресеннән һәм йомшак киездән тегелгән чүәкләр белән сату итүче Галиуллиннарны республикакүләм уздырылучы күргәзмә-ярминкәләрдә, сабан туйларында еш очратырга мөмкин. Чүәкләрне алар үзләре тегә.

Гаилә бизнесын моннан егерме еллар элек ачып җибәргәннәр. Гаилә башлыгы Наил Галиуллин күн һәм тире эшкәртү буенча инженер-технолог белгечлеген алган. Хатыны Юлия исә тегүчелеккә укыган. Шушы ике өлкәдә булган тәҗрибәләрен эшкә җигеп, баштарак кайры туннар тегеп сатканнар. Акрынлап өс киемнәреннән аяк киемнәренә күчәләр. Ул арада бер-бер артлы өч балалары туа. Аяк киемнәре тегү эшендә берәү дә читтә калмый. Күмәк эш үрчемле була дигән кебек, уллары белән кызлары да кечкенәдән үк әти-әниләренә ярдәмче була. Олы уллары Динарга инде егерме яшь, ул менеджмент белгечлеген үзләштерә. Кызлары Диләрә дизайнерлык­ка укый.

- Гаилә бизнесын алга таба үстерергә исәп бар. Махсус шуның өчен менеджмент белгечлеген алырга булдым. Сеңлем дә киләчәген шушы эш белән бәйләргә җыена. Кечкенә энебез Бәхтияр дә булыша безгә. Казанда үз йортыбыз белән яшибез. Остаханәдән чыккан да юк, көнебез гел шунда үтә, - ди Динар. - Чүәкләрнең, башмак, озын кунычлы мех итекләрнең табан өлешен әти белән бергә эшлибез. Аңа бары ир-атның гына көче җитә. Өске өлешен исә әни белән сеңлем тегә. Диләрә аларга төрле милли бизәкләр дә чигеп куя. Узган елны Мәдәният министрлыгыннан 300 мең сум грант алган идек, шул акчага миңа яңа чигү машинасы сатып алдык. Шуны үзләштереп бетерсәм, башмакларны тагын да матуррак итеп чигәчәкбез.

Галиуллиннар кулы аша узган аяк киемнәре сыйфатлы булулары белән дә аерыла.

- Табанын каты резиннан түгел, эвапласт, ягъни җиңел резиннан эшлибез. Табаннарын җилем белән ябыштырмыйбыз, фәкать тегәбез генә. Картоннар да кулланмыйбыз. Эчке якларын да табигый материалдан - җитен яки киҗе-мамыктан тегәбез. Бөтен эш кулдан башкарыла. Чималны да читтән сатып алмыйбыз, үзебездәге эшкуарлардан алырга тырышабыз.

- Сезгә бу эштә кем дә булса булышамы?

- Үзебез өлгерә алмаганда гына ике кешебез бар, алар өйләрендә эшли. Ә болай барысын да үзебез генә эшлибез.

- Кайсы товарны күбрәк алалар?

- Арты ачык булган көнчыгыш стилендәге башмакларны. аларны өйдә дә кияргә, сувенир итеп тә тотарга була. Универсиада вакытында күп алдылар безнең чүәкләрне. Чит ил кешеләренең күбесе киезнең нәрсә икәнен белми, әмма аның уңайлы һәм табигый материалдан булуын белгәч, ике дә уйлап тормый сатып ала. Аяк киемнәреннән кала, намазлык­лар, камзуллар да тегәбез, аларын да бик теләп алалар.

- Үз башмакларыгызны үзегез дә яратып киясездер...

- Итекченең итеге юк дигән кебек, бөтен аяк киеме дә сатылып бетеп бара, үзебез яхшы килеп чыкмаганнарын, кимчелекләре булганнарын гына киябез шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading