16+

Канун сезнең якта

Хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалткан очракта пособиеләр бирү, хатын-кызларның декрет ялларына түләү тәртибе, әниләргә яшь балаларын тәрбияләү өчен бирелә торган акча, җитештерү өлкәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очракларыннан соң иминият түләүләрен билгеләү һәм социаль өлкәгә кагылышлы башка төрле сорауларга ачыклык кертүне сорап, газета укучылар редакциябезгә еш мөрәҗәгать итә. Сорауларга РФ Социаль иминият...

Канун сезнең якта

Хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалткан очракта пособиеләр бирү, хатын-кызларның декрет ялларына түләү тәртибе, әниләргә яшь балаларын тәрбияләү өчен бирелә торган акча, җитештерү өлкәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очракларыннан соң иминият түләүләрен билгеләү һәм социаль өлкәгә кагылышлы башка төрле сорауларга ачыклык кертүне сорап, газета укучылар редакциябезгә еш мөрәҗәгать итә. Сорауларга РФ Социаль иминият...

- 2009 елның маеннан бирле декрет ялында һәм аннан соң баланы карау өчен бирелә торган отпускта булдым. 2012 елның апреленнән, күчерү юлы белән, икенче оешмага эшкә урнаштым. Бер ай эшләгәч, балам авырып китте. Гомуми эш стажым 15 елдан артык. Минем хезмәткә яраксызлык кәгазенә пособие ничек түләнәчәк?
Гөлүсә Касыймова, Казан

- 255 нче Федераль законның 6 нчы маддәсендә билгеләнгәнчә, 7 яшькә кадәр булган авыру баланы караган өчен хезмәткә яраксызлык буенча пособие амбулатор дәвалауның тулы чорына яки бала белән стационар дәвалау-профилактика учреждениесендә булган вакытка түләнә. Әмма ул ел дәвамында авыру баланы караган барлык очраклар буенча 60 календарь көннән артык була алмый. Бала Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы билгеләгән авырулар исемлегенә кертелгән авыру белән чирләсә, ул, баланы караган барлык очраклар буенча, елга 90 календарь көнгә кадәр бирелә.
Сезгә, пособие исәпләү өчен, эш бирүчегезгә элекке эш урыныннан 2010-2011 еллар өчен билгеләнгән формада белешмә тапшырырга кирәк.
- Йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие исәпләү өчен алынган ике ел вакыт аралыгында, мин үземә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, берничә ай эшсез тордым. Бу айлар өчен хезмәткә түләүнең минималь күләме кадәр хезмәт хакы түләнә аламы?
Вәсилә Муллаянова, Әлмәт

- Пособие «Вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагына һәм бала тудыруга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы 255 нче Федераль законның 14 нче маддәсенең 1 нче пункты нигезендә исәпләнергә тиеш. Законда пособие исәпләгәндә хатын-кызга эшләмәгән айлар өчен хезмәткә түләүнең минималь күләменә тигез булган хезмәт хакы билгеләү каралмаган. Хезмәткә түләүнең минималь күләменнән пособие исәпләү очраклары әлеге законда һәм Россия Хөкүмәтенең 375 нче карарында (15.06.2007 ел) катгый күрсәтелгән.
- Мин - элекке хәрби хезмәткәр. 2012 ел башында эшкә урнаштым. 2010 һәм 2011 елларда акчалата тәэминат (денежное довольствие) алдым. Авырган очракта, миңа пособие ничек исәпләнергә тиеш?
Альберт Гасыймов, Яшел Үзән

- Социаль пособиеләр билгеләүдә, исәпләүдә һәм түләүдә 255 нче Федераль закон төп закон булып тора. Әлеге законның 2 нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, хәрби хезмәткәрләр вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагына һәм бала тудыруга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелмиләр. Бу очракта сезнең узган ике елдагы хезмәт хакыгыз юк дип санала, чөнки сез 2010-2011 елларда акчалата тәэминат алгансыз. Ә ул суммага бюджеттан тыш фондларга иминият керемнәре түләнмәгән. Шулай итеп, Сезнең узган елларда хезмәт хакыгыз булмаганлыктан, пособие билгеләү өчен исәпләнергә тиешле уртача, хезмәт хакы урынына хезмәткә түләүнең минималь күләме (бүгенге көндә 4611 сум) алына.
- Мин конкурс идарәсендәге (банкротлыкка чыгу алдында торган) зур булмаган предприятиедә эшлим. Теләсә кайсы вакытта аның эшен туктатырга мөмкиннәр. Әгәр предприятие мин декрет ялына чыкканчы ябылса, Социаль иминият фонды миңа эшемдәге уртача хезмәт хакы күләмендә йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие түләргә тиешме?
Рәшидә Хәсәншина, Минзәлә

- «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында»гы 81 нче Федераль законның 6 нчы маддәсендә каралганча, хатын-кыз, оешма йөклелек һәм бала тудыру буенча отпуск рәсмиләштергәнгә кадәр бетерелсә, аның йөклелек һәм бала тудыру буенча уртача хезмәт хакы күләмендә пособие алуга хокукы булмаячак. Бу очракта йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие халыкны социаль яклау органнары тарафыннан календарь айга 465 сум күләмендә түләнәчәк.
- Хезмәткәр баласына 1,5 яшь тулганчы үзенең төп эш урынында ялда, бала караган өчен пособие ала. Шул ук вакытта ул безнең оешмада да эшли, ягъни аның ике эш урыны бар. Ул безгә авырган вакытка хезмәткә яраксызлык кәгазе китерде. Без аның хезмәткә яраксызлык кәгазенә пособие түли алабызмы?
Оешма бухгалтеры

- Әгәр дә хатын-кыз сезнең оешмада тулы булмаган эш көне шартларында эшли икән, бу очракта ул, иминиятләштерелгән зат буларак, авырган очракта хезмәткә яраксызлык буенча һәм шулай ук баласы авырганда аны караган өчен пособие алуга хокуклы. Ягъни аңа РФ Хезмәт кодексының 93 нче маддәсе нигезендә билгеләнгән барлык гарантияләр дә саклана.
- Балама тиздән бер яшь тулачак. Үзем эшкә чыгып, бала карау өчен бирелгән ялны эшләүче әниемә рәсмиләштерә аламмы?
Рәхимә Сафина,Кама Тамагы

- РФ Хезмәт кодексының 256 нчы маддәсе нигезендә, ана баласына өч яшь тулганчы ял рәсмиләштерә ала. Бала тәрбияләү өчен бирелгән ялны тулысынча да, өлешчә дә алырга мөмкин. Шул ук вакытта ул баланың әтисенә дә, әби-бабасына да, башка туганнарына да, баланы турыдан-туры караучы опекунга да бирелә ала. Бу очракта мондый затларга бала анасының эш урыныннан белешмә китерергә кирәк. Анда ананың әлеге отпусктан файдаланмавы һәм балага 1,5 яшь тулганчы билгеләнгән пособие алмавы күрсәтелергә тиеш.
Шуны да әйтергә кирәк: бала караучы тулы булмаган эш көне шартларында яки өйдә дә эшли ала. Бу вакытта аның пособие алуга хокукы югалмый. Бала карау буенча отпускта булган ананың (яки башка бала караучының) балага өч яшь тулганчы эш урыны саклана, ягъни ялдан чыкканнан соң, аны элеккеге эш урыны белән тәэмин итәргә тиешләр.
- Яшь ярымга кадәр баланы әнием карый, үзем эшлим. Бала да, әни дә бер үк вакытта авырган очракта, миңа хезмәткә яраксызлык кәгазе биреләме һәм аңа пособие түләнәме?
Рәмзия Сафина, Кукмара

- «Медицина оешмалары тарафыннан хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бирү тәртибе»нең 35 нче пунктында билгеләнгәнчә, авыру гаилә әгъзасын караган өчен хезмәткә яраксызлык кәгазе табиб тарафыннан авыруны турыдан-туры караучы гаилә әгъзасының берсенә (опекунга) бирелә. Шул ук пунктта күрсәтелгән нормадан чыгып, бала карау буенча ялда булган кеше ниндидер сәбәпләр аркасында (авырып китү, имгәнү) чирләгән баланы карый алмый икән, хезмәткә яраксызлык кәгазе аны караучы гаилә әгъзасына бирелә.
- Баланы яшь ярымга кадәр караган вакытта, тулы булмаган эш көне шартларында эшләргә мөмкин, дип әйтәләр. Пособие алу хокукын югалтмас өчен, эш көне ничә сәгатькә кыскартыла ала?
Гүзәл Булатова, Кайбыч

- «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында»гы 81 нче Федераль законда, бала карау өчен бирелә торган ялда булганда, тулы булмаган эш көне шартларында эшләүче затның пособие алуга хокукы булуы турында әйтелә. Мондый хокук хатын-кызларга РФ Хезмәт кодексының 256 нчы маддәсендә дә беркетелгән.
Балалары булган һәм тулы булмаган эш көне шартларында эшләүче хатын-кызларның хезмәтен куллану тәртибе һәм шартлары турындагы Положениедә билгеләнгәнчә, хезмәткәр белән эш бирүче арасында килешү буенча, тулы булмаган эш көне (смена) яки тулы булмаган эш атнасы урнаша ала. Норматив-хокукый актларда тулы булмаган эш көненең 4 сәгатьтән дә кимрәк була алмавы күрсәтелә.
Җавапларны газета өчен Мәүлитҗан ӘХМӘТҖАНОВ әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading