16+

Кычытмаган җирне кашу кемгә кирәк?

Инде ничә елдан бирле Казандагы дары заводын шәһәрдән читкә чыгару турында сүз бара. Заводның генераль директоры Хәлил Гыйниятов фикеренчә, бу - кычытмаган җирне кашу, чөнки чынлыкта моңа бернинди дә ихтыяҗ юк.

Кычытмаган җирне кашу кемгә кирәк?

Инде ничә елдан бирле Казандагы дары заводын шәһәрдән читкә чыгару турында сүз бара. Заводның генераль директоры Хәлил Гыйниятов фикеренчә, бу - кычытмаган җирне кашу, чөнки чынлыкта моңа бернинди дә ихтыяҗ юк.

Мәгълүм булганча, башкаланың Адмиралтия бистәсен 2030 елга туристлык үзәгенә әйләндерү буенча махсус программа төзелгән. Бер үк вакытта, анда халыкка уңайлы яшәү шартлары булдыру да күздә тотыла. Бу хакта завод җитәкчелеге узган ел азагында Татарстан Президентына үзенең концепциясен дә тәкъдим иткән иде. Һәм ул Президент тарафыннан яклау тапты.
Адмиралтия бистәсен һәм дары заводын бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Узган ел, мәсәлән, заводның 225 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Ә бистәнең исә тиздән 300 еллыгын бәйрәм итәргә җыеналар. Һәм аның үсеше, һичшиксез, завод үсеше белән тыгыз бәйләнгән.
Ләкин монда Татарстан Президентының: «Ә кайда дары заводының үсеше?» - дигән соравын инкарь итеп булмый. Чөнки Президент республикадагы барлык оборона комплексы предприятиеләренең бүгенге хәле белән яхшы таныш. Дары заводының проблемалары белән дә даими кызыксынып тора.
Әлбәттә, Казан дары заводы ябык предприятиеләрдән санала. Ул - илнең милли иминлеге өчен эшли торган заводларның берсе, ягъни дәүләтнең казна заводы. Ләкин шул ук вакытта ул шәһәрнең гаять зур мәйданын биләп тора. Һәм уйлап эш иткәндә, аны Казан өчен шактый файдалы итеп кулланырга мөмкинлек бар.
Дары заводы - Киров районындагы иң эре сәнәгать предприятие. Элек районга караган Вертолет заводы административ яктан инде күптән Авиатөзелеш районына күчте. Шуңа да бүген Киров районында сәнәгать зонаны үстерү гаять мөһим мәсьәлә булып кала, чөнки анда яшәүчеләрне эш урыннары белән тәэмин итү башкача мөмкин түгел. Дары заводын шәһәрдән читкә чыгарган очракта, бу проблема бөтен кабыргасы белән алга килеп басачак.
Узган ел Татарстан Премьер-министрының элеккеге беренче урынбасары Равил Моратов: «Заводта даими шартлаулар күзәтелә һәм Казан «дары мичкәсе» өстендә утыра», - дип, заводны кичекмәстән шәһәрдән читкә чыгаруны таләп иткән иде. Ягъни аның фикеренчә, федераль казна предприятиесе шәһәр уртасында булырга тиеш түгел. Дөрес, завод җитәкчелеге дә моның белән килешә. Ләкин «дары мичкәсе» дигән сүз, алар фикеренчә, дөреслеккә туры килеп бетми. Чөнки заводта снарядлар түгел, ә дары гына җитештерелә. Ә ул, гадәттә, шартламый, яна гына.
Әлбәттә, дәүләт завод өчен яңа мәйдан төзи икән, моңа берәү дә каршы килмәячәк. Моннан 7 ел элек, ул чакта әле Татарстан Президенты булган Минтимер Шәймиев тә Россия оборона министры белән очрашу вакытында: «Яңа заводны төзергә була, ләкин башта аның искесенең проблемаларын хәл итү кирәк!» - дип әйткән иде. Һәм бу фикер ул чакта федераль үзәк тарафыннан яклау тапты.
Шулай да завод үзе бүген анда эшләүчеләр өчен ни дәрәҗәдә куркынычсыз? Хәтерлисездер, 2008 елда анда бәхетсезлек очрагы булган иде. Нәтиҗәдә, кешеләр үлде. Узган елның октябрендә заводның лак-буяу цехында да янгын чыгып, ике кеше зыян күрде. Ләкин боларның берсе дә дары җитештерү белән бәйле түгел. Икесенең дә нигезендә кеше факторы ята.
Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, заводта тулы бер иминлек хезмәте эшли. Яңа технологияләр кертелү дә моңа ярдәм итә. Күпчелек операцияләр хәзер гомумән кеше факторына бәйле түгел. Иң мөһиме - бары тик янгынга каршы таләпләрне генә төгәл үтәү кирәк. Мәсәлән, завод территориясендә тәмәке тарту катгый тыела. Тәмәкене завод капкасыннан кергәндә үк алып калалар.
Завод җитәкчелеге инде 2005 елдан бирле Киров районын үзгәртеп төзү уе белән яши. Мәсәлән, биредә Санкт-Петербурның Петропавел крепостендагы кебек, шәһәрдә өйлә вакытын туптан атып хәбәр итү йоласын гамәлгә кертү турында хыялланалар. Завод директоры Хәлил Гыйниятов 2012 елда бу идея белән Татарстан Президентына да мөрәҗәгать итә. Президент идеяне яклап чыга һәм аның проектын төзергә куша.
«Союзхимпромпроект» институты төзегән проект буенча, өйлә вакытында атачак туплар Киров дамбасы янәшәсендә «Эфир» кольцосыннан ерак түгел урнашачак. Әгәр дә бирегә туристлар күп килә икән, монда автобуслар өчен туктау мәйданын да алдан ук уйларга туры киләчәк. Әлбәттә, болар барысы да Адмиралтия бистәсен үзгәртеп кору концепциясе белән килештереп эшләнергә тиеш.
Завод белгечләре инде берничә тапкыр Санкт-Петербургка барып, бу эшне Петропавел крепостенда карап-өйрәнеп кайтканнар. Анда өйлә вакытында башта шәһәр гимны уйный һәм төгәл сәгать 12дә туплар атарга тотына. Санкт-Петербургта моны карарга бик күп туристлар җыела икән. Туплар белән элекке хәрбиләр идарә итә. Казанда исә аны театральләштерелгән шоу рәвешендә эшләргә уйлыйлар. Ягъни туптан атучыларга тарихи киемнәр кидерү, тамашаны театраль күренешләр белән аралаштырып эшләү күздә тотыла. Әлбәттә, туптан ату шактый тавышлы тамаша, шуңа күрә, монда шәһәр халкының ризалыгы да булырга тиеш.
Ә инде кабат заводның үзенә килгәндә, хәзер анда дары ясау буенча яңа мәйданнар булдыру турында сүз алып барыла. Әйткәнебезчә, завод шәһәр эчендә урнашкан һәм моны даими истә тотарга туры килә. Шуңа күрә, аның бер өлешен модернизацияләү, ә бер өлешен үзгәртү яки бөтенләйгә ябу күздә тотыла. Чөнки яңа, заманча технологияләр кертү завод территориясенең шактый кечерәюенә китерәчәк. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Россия Оборона министрлыгы илдә дары җитештерүне 2016 елга 5 тапкырга киметергә җыена. Димәк, Казан дары заводы да монда итәген шактый кыскартырга мәҗбүр булачак.
Ә инде завод директоры Хәлил Гыйниятовка килгәндә, бүген аның иң зур хыялы - киләчәк буыннар өчен шәһәрдә дары җитештерү тарихы музеен булдыру. Чөнки Россиядә Казан дары заводы кебек 225 ел дәвамында берөзлексез дары җитештергән бүтән завод юк. Базар сәясәте басымына түзә алмый, күп заводлар ябылдылар. Ә Казан заводы әле һаман да аякта!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading