16+

Макулатура тапшырганга агач линейка биргәннәр иде

Казанда Адоратский урамындагы базар янәшәсенә вагон-контейнер китереп куйдылар. Түбәсендә - «Макулатура» дип язылган элмә такта. Шушы гап-гади бер сүз күңелемдә балачак хатирәләрен кузгатты. Мәктәп елларында ярыша-ярыша макулатура, тимер-томыр, ә авылларда кырларга ашлама сыйфатында көл һәм кош тизәге дә җыя торган идек. Берничә көннән укытучыбыз, макулатура тапшырган өчен дип, безгә уку...

Макулатура тапшырганга агач линейка биргәннәр иде

Казанда Адоратский урамындагы базар янәшәсенә вагон-контейнер китереп куйдылар. Түбәсендә - «Макулатура» дип язылган элмә такта. Шушы гап-гади бер сүз күңелемдә балачак хатирәләрен кузгатты. Мәктәп елларында ярыша-ярыша макулатура, тимер-томыр, ә авылларда кырларга ашлама сыйфатында көл һәм кош тизәге дә җыя торган идек. Берничә көннән укытучыбыз, макулатура тапшырган өчен дип, безгә уку...

Казанда Адоратский урамындагы базар янәшәсенә вагон-контейнер китереп куйдылар. Түбәсендә - «Макулатура» дип язылган элмә такта.
Шушы гап-гади бер сүз күңелемдә балачак хатирәләрен кузгатты. Мәктәп елларында ярыша-ярыша макулатура, тимер-томыр, ә авылларда кырларга ашлама сыйфатында көл һәм кош тизәге дә җыя торган идек. Берничә көннән укытучыбыз, макулатура тапшырган өчен дип, безгә уку кирәк-ярак­лары тарата иде. Агач линейканы учларыма кысып, сөенә-сөенә өйгә кайтканым бүгенгедәй хәтердә. Бер юлы шариклы ручка эләкте. Күки авылы мәктәбендә 1975 елларда күренә башлады ул. Корыч каләмне сыек карага манып, пычранып бетә-бетә язып мәшәкатьләнүләрдән соң, шариклы ручканың барлыкка килүе чын могҗиза иде, мәгәр. Ручка ярылган вакытларда аны кара төстәге тукыма изолента белән чорнап куясың. Моннан көлү дә, кимсетү дә юк, чөнки ике укучының берсе шундый «инвалид» ручка белән яза иде. Яңасын сатып алганга кадәр, укытучыларыбыз үзләре дә изоленталы ручка белән йөрмәдеме икән әле?
Казан мәктәпләрендә көзге айларда макулатура җыю шаукымы күзәтелеп ала. Ләкин малайның, макулатура тапшырган өчен бирделәр дип сөенеп, линейка яки ручка күтәреп кайтканы булмады. Саранланып әйтү түгел, тик кечкенә генә булса да, кызыксындыру чарасы кулланылырга тиеш, дип саныйм мин. Бала үзенең әһәмиятле эш башкарганлыгын тойсын, хезмәте бәяләнүенә куансын.
Йөз килограмм макулатура - бер агачны, ә бер тонна макулатура дүрт кубометр агачны саклап кала. Бу фактны Европа илләрендә, аеруча Финляндиядә закон дәрәҗәсендә үтиләр икән. Аларда макулатура җыю-эшкәртү «чылбыры» булдырылган. Кызганыч, бездә әлеге чылбыр бер ялгана, бер өзелә. Табигать байлыкларыбыз иксез-чиксез, дип, икенчел чималны эшкәртүгә тиешле игътибар бирмибез. Йөзләрчә килограмм макулатура йорт янындагы чүп контейнерына гына ыргытыла.
- Көн саен уртача 200 килограмм макулатура җыябыз. Бу пункт әле яңарак кына ачылды, кешеләр белеп бетермиләрдер, -ди Адоратский урамындагы базар янәшәсендәге кабул итү пункты хуҗабикәсе Анна Зарипова.
Казанда макулатура җыю белән «Волжская бумажная компания», «Поволжская экокомпания», «ПромМетСервис», «Интерметтрейд» оешмалары һәм башка кече предприятиеләр шөгыльләнә.
Макулатура кабул итү пунктлары Ямашев проспекты, 58, Җиңү проспекты, 18б, Таҗи Гыйззәт, 15, Восстание, 100, Даурия, 12а, Журналистлар, 12, Учительская, 2, Салих Сәйдәшев, 12, Тихорецк, 6а, Короленко, 120 адреслары буенча урнашкан. Үзегезнең йортка якынрак адресны табасыгыз килсә, интернетта «Пункты приема макулатуры в Казани» дип бер җөмлә язу да җитә. Адреслары һәм телефоннары күрсәтелгән зур исемлек килеп чыгачак. Компанияләрдә кабул итү бәяләре төрлечә, монысын да белешергә онытмагыз.
Макулатура тапшырганда дәфтәрнең тимер энәләрен, китапларның тукыма тышчасын, тимерчыбык каптырмаларны, пластик битләрне алдан ук кубарырга кирәк.
Бер мәртәбә кулланыла торган кәгазь савытлар, файдаланылган бәдрәф кәгазе, йомырка кабы, янган яки юешләнгән кәгазь, майлар белән пычранган кәгазь, глянц журналлар макулатурага кабул ителми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading