Шәһри Казан

... Медведев 250 мең сум пенсия алачак

Германиянең элеккеге Президенты Кристиан Вульф властьтан киткәндә, аңа елына 199 мең евро биреләчәк, диделәр. Ә Дмитрий Медведев нинди өстенлекләр һәм акчалар алачак? Азат Хәйдәров, Арча Дмитрий Медведевка өстенлекләр һәм акчалар законда каралганча биреләчәк. Президентка үз постыннан киткәннән соң гарантияләр турындагы 2001 елда кабул ителгән закон аның кагылгысызлыгын тәэмин итә. Аны...

Реклама

Германиянең элеккеге Президенты Кристиан Вульф властьтан киткәндә, аңа елына 199 мең евро биреләчәк, диделәр. Ә Дмитрий Медведев нинди өстенлекләр һәм акчалар алачак?
Азат Хәйдәров, Арча

Дмитрий Медведевка өстенлекләр һәм акчалар законда каралганча биреләчәк. Президентка үз постыннан киткәннән соң гарантияләр турындагы 2001 елда кабул ителгән закон аның кагылгысызлыгын тәэмин итә. Аны Тикшерү комитеты башлыгы тәкъдиме буенча парламент кына бетерә ала. Медицина хезмәте күрсәтү, сак, махсус элемтә һәм транспорттан (болар белән Медведевны Премьер-министр постында да тәэмин итәләр) тыш президентлык вәкаләтләрен үз өстеннән төшергән президентка махсус пенсия дә билгеләнгән. Бу пенсия яшькә бәйле түгел. Аның күләме президентның айлык хезмәт хакының 75 процентына тигез. Әлеге түләү соңгы тапкыр 2008 елда күтәрелгән иде һәм ул 13 процент салымны түләгәннән соң айга якынча 250 мең сумны тәшкил итә.

... Чиратсыз кермәскә
Кан анализы бирергә дәваханәгә бардым. Чиратта торганда, баласын ияртеп, бер хатын килде дә «мин медицина хезмәткәре, без чиратсыз гына керергә тиешле» дип, чираттагыларны этеп-төртеп диярлек, табиб янына кереп тә китте. Югыйсә анализны үзе түгел, ә баласы бирде. Медицина хезмәткәрләре чиратта торырга тиешме-юкмы?
Рөстәм Миңнуллин, Казан

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Нурислам Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, медицина хезмәткәрләре табибка күренергә чиратсыз керергә тиеш түгел. Алар да, башкалар кебек үк, чират алалар һәм үз вакытында гына керәләр.

... Икмәкне бүлеп бирмиләр
Йортыбыз янәшәсендә ризыклар сатыла торган кечкенә генә кибет бар. Элек анда ипине яртыга кисеп тә бирәләр иде. Ә хәзер икмәкне бөтен килеш кенә саталар. Күпме генә сорасам да, ипине кисмәделәр. Бу очракта сатучы хаклымы?
Рәисә Галиева, Чаллы

Сатучы хаклы түгел. 0,4 һәм аннан да күбрәк массасы булган икмәк һәм башка икмәк-күмәч ризыкларын икегә һәм дүрткә бүлеп бирергә һәм үлчәмичә (РФ Хөкүмәте Карары белән 1998 елның 19 гыйнварында расланган, 2007 елның 27 мартында төзәтмәләр кертелгән (№185) «Товарларның кайбер төрләрен сату кагыйдәләре»нең 37 нче пунктының 2 нче кисәге) генә сатарга тиешләр. Ә инде икмәк махсус пакет эчендә булса, ул вакытта ул бүлеп бирелми.
Сатучы белән бер сүзгә килә алмасагыз, район администрациясенең сәүдә белән җитәкчелек итү бүлегенә яки кулланучылар хокукын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

... Әллә кайдан күренеп тора
Мәккә һәм Мәдинәгә барырга теләүчеләргә махсус киемнәр тегәргә җыенулары билгеле. Бу нигә кирәк?
Әлфия Үлмәсова, Бөгелмә

Республикада дизайнерлар арасында иң яхшы хаҗ киеменә бәйге игълан ителде. Төп шарт булып киемнең уңайлылыгы тора, әлбәттә. Киемнәренә карап, башкалар кешенең Татарстаннан булуын төшенергә, адашкан очракта, аңа ватандашларын табарга ярдәм итәргә тиешләр. Кирәкле документлар һәм кыйммәтле әйберләрне салыр урын булуы да мөһим. Модельләрнең сызымнары инде әзер, тегүен майда тегәчәкләр, диләр ТР Мөселманнарының диния назарәтендә.

... Авырый гына күрмә
Авырган очракта больничный кәгазен бирү тәртибе үзгәрәчәк, диләр. Анда нинди үзгәрешләр булачак?
Айваз Салихов, Буа

РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесенең урынбасары Фердинат Закиров хәбәр иткәнчә, элек табиб хезмәткә яраксызлык кәгазен бирү вакытын үзе билгели иде. Ә инде больничный 30 көннән арткан очракта аны озайту-озайтмауны табиб комиссиясе хәл итә иде. Ә хәзер исә табиб больничныйны 15 көнгә генә бирә ала. 15 көннән артса, аны озайтуны табиб комиссиясе хәл итәчәк. Теш табибы яки фельдшер билгели торган хезмәткә яраксызлык вакытына да үзгәрешләр кертелде. Ул элек 5 көн булса, хәзер табиб 10 көнгә кадәр озайта ала. Тагын бер яңалык: больничный кәгазе, авыру кешенең теләге буенча, табибка мөрәҗәгать иткән көндә яки хезмәткә яраксызлык вакытын япкан көндә үк бирелә ала.

...Бездә байлар күп
«Forbes» журналы «Россиянең иң бай эшмәкәрләре» рейтингын бастырган. Ул исемлеккә Татарстан эшмәкәрләре кергәнме?
Марат Сәйфуллин, Түбән Кама

«Forbes» журналы бастырган исемлеккә Россиядән барлыгы 200 эшмәкәр кергән. Шуларның 5есе Татарстаннан. Исемлек буенча ASG инвестиция группас директорлары советы рәисе Алексей Семин (950 млн доллар) 103 нче, ТАИФ группасы генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев (850 млн доллар) 114 нче, ТАИФ группасы директорлары советы әгъзасы Радик Шәймиев белән ТАИФ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов (аларның байлыгы шулай ук 850 млн доллар белән исәпләнә) 115 һәм 116 нчы, «Татавтодор» компаниясе генераль директоры Айрат Шәймиев (800 млн доллар) 126 нчы урыннарны били.

... Акчасын кем түли?
Фатирыбыздагы җылыту батареялары бик иске. Аларны алыштыру фатир хуҗасы өстендәме, әллә аның өчен идарә компаниясе җавап бирәме? Алыштырган очракта кем хисабына эшләнә?
Равилә Садыйкова, Казан

Торбаларны идарәче компания алыштырырга кушса, алар батареяларны урнаштыру өчен слесарь хезмәтләрен тәкъдим итәргә тиеш. Тик җылыту радиаторлары өчен фатир хуҗасы үзе түләргә тиеш. Идарәче компания батареяларның фатир чигеннән тышта булган баскыч мәйданчыгы, подваллардагы өлешен генә үз хисабына алыштыра. Тузган батареяларны үз теләгегез белән алыштырырга теләсәгез, аларны сатып алу гына түгел, урнаштыру өчен дә акча сезнең кесәдән чыгачак. Батареяларны алыштыру өчен идарәче компаниягә түгел, башка оешмаларга мөрәҗәгать итсәгез, аларның бу эшне башкаруга лицензиясе бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксыныгыз. Радиаторларны җәй көне, җылыту сезоны башланганчы алыштырыгыз, юкса идарәче компания җылылык бирүне туктатудан баш тартырга мөмкин.

... Иркә кияүгә чыккан!
Җырчы Иркә кияүгә чыккан дип ишеттем. Бу дөрес хәбәрме?
Алия Гыйбадуллина, Теләче

Тамаша.ру сайтында хәбәр ителгәнчә, җырчы Иркә Артур дигән егет белән никах укыткан. Никахлары «Кол Шәриф» мәчетендә узган. Кияү егете үзе шоу-бизнес өлкәсеннән түгел, ул архитекторлык эше белән шөгыльләнә. Яшьләр уртак танышларының туенда танышкан. Ә хәзер үз туй мәҗлесләренә әзерләнәләр. Туй көне дә, кунаклар исемлеге дә билгеле, ди. Әйтүләренчә, туй яшьләрчә, бик күңелле узачак. «Ниндидер кызыклы образлар уйлап табып, башкаларга охшамаган туй булыр дип хыялланам», - ди Иркә.

... Аккошлар да азган
Табигатьтә килеп чыгып торган аномалия - гадәттән тыш хәлләр иң тугрылыклы кошлар булулары белән дан тоткан аккошларны да бозган. Алар хәзер төрле партнерлар белән мөнәсәбәтләргә керә башлаганнар, имеш. Бәлки кешеләр арасындагы аерылышуларга да табигать гаепледер?
Гөлчәчәк Нуриева, Буа

«Аккошларның искиткеч тугрылыгы кешеләр уйлап чыгарган әкият кенә. Алар берәрсе үлгән очракта икенче яртыларын табалар, кайчакта бер җенесле парлар булып та берләшәләр. Шулай булгач, кешенең сулга йөрүгә булган теләген табигатькә бәйләргә кирәкми. Полигамия - ягъни берничә партнер белән бәйләнешкә керү маймылларда, арысланнарда, куяннарда күзәтелә. Партнерларның күп булуы нәсел зураюны, аның сакланып калачагына өметне аңлата. Әмма без хайваннардан аңлы булуыбыз һәм инстинктларны йөгәндә тота алуыбыз белән аерылып торабыз», - ди зоопсихолог Евгений Ильин.

... Йөз тәмәкеме яки кальянмы?
Кальян тартуның зыяны 100-200 данә тәмәке тартуга тиң, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
Алисә Гайнуллина, Арча

Британия медиклары, дөрестән дә, шундый фикергә килгән. Кальян тартучы үзенә бик зур күләмдә никотин ала - гадәти сигаретта 1 граммлап тәмәке булса, кальянда аның күләме 20 граммга җитәргә мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: